Үзәк Европа
Көнбатыш һәм Көнчыгыш Аурупа арасындагы Аурупаның шартлы өлеше From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Үзәк Европа — Европаның Көнчыгыш, Көньяк, Көнбатыш һәм Төньяк Европа арасында урнашкан географик төбәк.[1][2] Үзәк Европа үзенең мәдәни төрлелеге белән билгеле;[3][4] әмма бу төбәккә кергән илләр арасында тарихи һәм мәдәни уртаклыклар да бар.[5][6]

Төбәк төрлечә билгеләнсә дә, еш кына аңа Австрия, Хорватия, Чехия, Алмания, Маҗарстан, Лихтенштейн, Литвания, Польша, Словакия, Словения, Швейцария, Румыниядәге Трансильвания һәм Сербиядәне Воеводина керә.[7][8] 16-нчы гасыр башыннан[9][10] 18-нче гасыр башына кадәр,[11] Хорватия, Маҗарстан һәм Трансильваниянең кайбер өлешләре Госманлы дәүләте хакимлегендә булган. 17-нче гасырда бу мәмләкәт шулай ук хәзерге Словакиянең көньяк өлешләрен басып ала.[12][13] Иртә яңа чакта Польша һәм Литва җирләре Ләһстан-Литвания берлегенә кергән. Шул ук чорда Австрия эрцгерцоглыгы, Богемия патшалыгы (хәзерге Чехия), Карниола дүклеге (хәзерге Словениянең бер өлеше), төрле алман бәклекләре һәм Иске Швейцария конфедерациясе Изге Рим мәмләкәте идарәсендә булган. 18-нче гасыр ахырына Һабсбурглар монархиясе, Изге Рим мәмләкәтендәге иң зур көчләрнең берсе буларак, Австрия, Босния һәм Герцеговина, Хорватия, Чехия, Маҗарстан, Словакия һәм Словения җирләрен, шулай ук Сербия, Алмания, Италия, Польша һәм Швейцария нең кайбер өлешләрен үз хакимлеге астына алган.[14] 18-нче гасыр башыннан 20-нче гасыр башына кадәр Үзәк Европада күп санлы яһүд халкы яшәгән.[15]
Салкын сугыш чорыннан башлап, Үзәк Европага кергән илләр тарихи яктан Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа дип ике өлешкә бүленгән, һәм кайбер очракларда бу бүленеш бүген дә саклана.[16][17][18] Икенче дөнья сугышыннан соң, Европа Тимер пәрдә белән ике өлешкә бүленә:[19] капиталистик Көнбатыш блогы һәм социалистик Көнчыгыш блогы. Әмма Австрия, Швейцария һәм Югославия (үз эченә хәзерге Хырватстан, Словения һәм башка Балкан илләрен алган) битарафлык саклаган. Әлеге бүленешнең иң күренекле симболларының берсе — Берлин дивары була.[20] Шуңа бәйле рәвештә, Үзәк Европа илләренең Европаның әлеге киңрәк төбәкләре белән тарихи, мәдәни һәм геосәяси бәйләнешләре бар.[21][22][23][24]
20-нче гасыр азагы һәм 21-нче гасыр башында Үзәк Европада «стратегик уяну» башлана,[25] һәм аның кысаларында Үзәк Европа саклану хезмәттәшлеге, Үзәк Европа берлеге, Centrope һәм Вишеград төркеме кебек башлангычлар булдырылды. Әлеге уянуга язучылар һәм башка зыялылар зур этәргеч бирде; алар таркалучы диктаторлыкларның җәмгыятьне торгынлыкка китерүен аңлап, Совет золымына каршы чыгарга мәҗбүр булалар.[26]
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads