Гали Алтынбаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Алтынбаев Гали Мансур улы (19 ноябрь 1956 йыл) — башкорт музыканты, аккомпаниатор-концертмейстер, Башкортстан Республикасының халык артисты (2012).

Кыска фактлар Гали Алтынбаев, Туган ...

Биографиясе

Гали Мансур улы Алтынбаев 1956 елның 19 ноябрендә Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Аллагуат авылында туган.

Дүрт ел Салават музыка мәктәбендә баян классында уҡый. 1976 елда Салават музыка училищесын тәмамлый (Н. А. Гредин классы).

1976-1978 елларда Мәләвез шәһәре музыка мәктәбендә укытучы һәм мәдәният йортында халык биюләре ансамбленең аккомпаниатор-концертмейстеры булып эшли.

1982-1984 елларда хәрби хезмәтен Германиядә үтә, хәрби тынлы оркестрда тромбонда уйный.

1989 елдан алып Уфада Башҡорт филармониясендә эшли.Гали Алтынбаев төрле инструментлар: баян, фортепиано, электрон басма музыка кораллары белән иркен эш итә. Ул музыканың төрле юнәлешләрен яхшы аңлый һәм бу сәләте аны алмаштыгысыз сәхнә партнеры итә.

Гали Мансур улының аккомпаниаторлык осталыгы кабатланмас һәм үзенчәлекле импровизация белән аерылып тора[1].

Ул вокал осталары Я. А. Әбделмәнов, Идрис Газиев, Х. А. Ижбулдин, Нәзифә Кадыйрова, Флүрә Килдиярова, Ф. З. Салихов, Вахит Хызыров һәм башкалар белән чыгыш ясый.

Россия, Австрия, Алмания, Италия, Корея, Филиппин, Төркия буйлап гастрольдә йөри.

Remove ads

Шәхси тормышы

Беренче никахыннан (аерылган) ике кызы бар — Алтынбаева Эльвира Гали кызы (1987) һәм Анисимова Ләйсән Гали кызы (1983).
Икенче никахы (2009 елдан) ― Нәзифә Кадыйрова (1954 елгы), Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Уфада һәм шәһәрдән читтә үз йортлары белән яшиләр[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1994)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads