Гамбия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гамбия
Remove ads

Га́мбия (ингл. The Gambia, [ˈɡæmbiə]), Гамбия Җөмһүрияте (ингл. Republic of The Gambia) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Африканың кыйтга өлешендә иң кечкенә ил. Төньяк, көнчыгыш һәм көньякта Сенегал белән чиктәш, көнбатышта Атлантик океан белән юыла. 1965 елның 18 февралендә Бөекбританиядән бәйсезлек алып, Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләт башкаласыБанжул.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Демография

Халык саны 1 700 000 кеше тәшкил итә. Шуның 99 % — африканнар.

2020 елга ― 2, 2 млн кеше.

Дин

Төп мәкалә: Гамбиядә ислам
Thumb
Фаҗи Кунда мәчете

Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый [45]. Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы[46] Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар [47]. Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр [48]. Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине(ингл.) Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.

Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар [49].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads