Ганеша

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ганеша
Remove ads

Ганеша ( Санскрит телендә - गणेश) , шулай ук Ганапати, Винаяка, Пиллаяр һәм Бинаяк буларак мәгълүм, Һинд дине Ходайлары арасында иң мәгълүм һәм иң күп табыныла торган Ходайларның берсе.[2] Аның сурәтен Һиндстанда, Шри-Ланкада, Таиландта һәм Непалда еш күреп була.[3] Барлык Һинду деноминацияләре аңа табыналар.[4] Ганешага тугърылык киң таралган һәм Җәйничелектә һәм Буддизмда да бар.[5] Гәрчә ул күп атрибутлары өчен мәгълүм булса да, Ганешаның фил башы аны җиңел танырга мөмкинчелек бирә.[6] Ганешаны киртәләрне юк итүче буларак киң хөрмәт итәләр.[7] Шулай ук ул сәнгатьләр һәм фәннәр яклаучысы һәм акыл һәм зирәклек Дэвасы.[8] Башлаулар Ходае буларак аңа ритуаллар һәм церемонияләр башында ихтирам күрсәтәләр.[9][10] Ганешаның килеп чыгышы һәм гамәлләре турында берничә риваять бар һәм алар аның иконографиясен тасвирлыйлар.

Кыска фактлар Ганеша, Ата ...
Thumb
Ганешаның якынча 1730-ынчы елгы Башоли миниатюрасы, Милли Музей, Яңа Дәһли. Ир ат җенесле, Һинд дине Ходае - Ганеша. Әтисе - Шива, әнисе - Парвати, бертуганы - Картикея. Яңа башлаулар, Уңыш һәм Зирәклек Ходае. Киртәләрне юк итүче Ходай. Әфлисун төсендәге киемгә киенгән, фил-башлы Ходай зур лотоста утыра. Аның тәне кызыл төстә һәм ул төрле беләзекләр кия һәм аның муенын әйләндереп тора торган елан бар. Ганешаның таҗының өч ноктасында лотослар беркетелгән. Ул ике уң кулында тәсбих (аскы кул) һәм өч модака (түгәрәк сары татлы әйберләр) белән чокырны тота, дүртенче модаканы ул хартумы белән тота һәм ашамакчы. Ике сул кулында ул өстә лотосны һәм аста балтаны тота, аның тоткасы аның иңбашына терәлеп куелган. Санскрит телендә:गणेश. Бәйләнгән:Дэва, Брахман, (Ганапатья), Панчаятана пуджа. Мантрасы: Ом Шри Ганешая Намах. Сыену урыны: Кайлаш тавы. Коралы: балта, аркан, фил чаккычы. Хатыннары: Буддхи - акыл, Риддхи - байлык, Сиддхи - ирешү. Атлана торган хайваны - тычкан. Символлары: Ом мантрасы, модак. Бәйрәмнәр - Ганеша Чатуртхи. Текстлар: "Ганеша Пурана", "Мудгала Пурана", "Ганапати Атхарваширса".

Ганеша культы безнең эраның икенче гасырында килеп чыккан дигән фаразлар бар,[11] әмма тагын да тәгаенрәк безнең эраның 4-енче һәм 5-енче гасырларында, Гупта Империясе чоры вакытында, гәрчә ул Ведик заманнардан ук билгеле булса да.[12] Һинд диненең Шиваизм традициясендә ул Парвати һәм Шиваның сакланып калган улы буларак билгеле, әмма ул төрле традицияләрдә булган гомум-Һинду Ходае.[13][14] Һинд диненең Ганапатья традициясендә Ганеша иң олы Ходай.[15] Ганеша турында төп текстларга Ганеша Пурана, Мудгала Пурана, һәм Ганапати Атхарвавирша. Брахма Пурана һәм Брахманда Пурана Ганеша турында сөйләнелгән тагын ике Пурана.

Remove ads

Этимология һәм башка исемнәр

Thumb
Ганеша, Мадхья Прадеш, якынча 750 ел, Һиндстан.

Ганешага башка күп исемнәр һәм эпитетлар кушканнар, шуларга "Ганапати" ("Ганпати") һәм "Вигнешвара" керә. Аның исеме алдында еш Һинд дине ихтирам алкушымчасын - Шри кушалар. (Санскрит телендә - श्री).

Ганеша исеме Санскрит тамырлы, ул ике сүзнең кушылмасы гана - төркем, күплек яки төркем системасы дигәнне аңлата һәм иша ул хуҗа яки Ходай дигәнне аңлата.[16] Ганеша белән ассоциацияләнгән "гана" сүзен еш Ганешаның әтисе Шива артыннан йөри торган ярым-илаһи җанварларга карый дип әйтәләр.[17] Төшенчә гомумән төркем, сыйныф, җәмәгать, ассоциация яки ширкәт дигәнне аңлата. [18] Кайбер комментаторлар "Ганалар Ходае" исемен "Рухлар Ходае" дип аңлаталар.[19] Ганеша өчен синоним "Ганапати" (Санскрит телендә - गणपति); (гана) сүзеннән, ул "төркем" дигәнне аңлата һәм "(пати)" сүзеннән ул "хөкем сөрүче" дигәнне аңлата.[18] Гәрчә "Ганапати" сүзенең беренче искә алынуы безнең эраның икенче меңьеллыгы "Ригведа"ның 2.23.1 гимнында булса да, бу Ведик төшенчә нәкъ менә Ганешага карыймы икәне төгәл билгеле түгел.[20][21] Амаракоша,[22] Амаракоша иң элеккеге Санскрит сүзлегендә сигез Ганеша синонимы китерелгән: Винаяка, Вигхнараджа (Вигхнешага эквивалент), (Двайматура (ике анасы булган),[23] Ганадхипа ("Ганапати" яки "Ганеша"га эквивалент), Экаданта (бер казык тешле), Херамба, Ламбодара (чүлмәк бүксәле, турыдан-туры мәгънәдә, асылынып торучы бүксәле) һәм Гаджанана фил йөзле.[24] Винаяка (Санскрит телендә - विनायक) ул Ганеша өчен киң таралган исем ул Пураналарда һәм Буддист Тантраларда очрый.[25] Бу исем Махараштрада сигез Ганеша гыйбадәтханәләрен "Аштавинаяк" ( Маратхи телендә - अष्टविनायक}}, (aṣṭavināyaka) дип атауда чагылган.[26] "Вигхнеша" (Санскрит телендә - विघ्नेश); һәм Вигхнешвара (Санскрит телендә - विघ्नेश्वर) (Киртәләр Ходае)[27] аның Һинд динендәге беренчел функциясенә - киртәләр хуҗасы һәм юк итүчесе (вигхна).[28]

Тамил телендә Ганеша өчен мәшһүр исем Пиллай (Тамил телендә - பிள்ளை) яки Пиллайяр (Тамил телендә - பிள்ளையார்).[29] А.К.Нараин бу төшенчәләрне аера һәм "пиллай" "бала" дигәнне аңлата, ә "пиллайяр" "затлы бала" дигәнне аңлата дип әйтә. Ул "паллу", "пелла" һәм "пелл" сүзләренең Дравид телләрендә "теш яки казык теше" дигәнне аңлата һәм шулай ук "фил теше яки казык теше" дигәнне аңлата дип әйтә.[30] Анита Раина Тхапан билгеләгәнчә "Пиллайяр" исемендә "пилле" тамыр сүзе элегрәк "бәләкәй фил" дигәнне аңлаткан, чөнки "пиллака" сүзе "яшь фил"не аңлаткан.[31]

Бирма телендә Ганеша "Маха Пеинне" (Мьянма телендә әйтелеше - məhà pèiɴné)) исеме астында мәгълүм, ул Pali телендәге (Маха Винаяка) сүзеннән алынган.[32] Таиландта Ганешаның киң таралган исеме Пхра Пхиканет.[33] Ганешаның төп Ходай буларак искә алулар хәзерге заман Индонезия территориясендә,[34] Таиландта, Камбоджада һәм Вьетнамда 7-енче гасырдан 8-енче гасырга кадәр була,[35] һәм болар 5-енче гасыр яки иртәрәк Һинд өлгеләрнең көзге чагылышлары була.[36]

Шри Ланканың Сингхала Буддист даирәләрендә ул Гана девийо буларак мәгълүм һәм аңа Будда, Вишну, Картикея (Сканда) һәм башкалар белән беррәттән табыналар.[37]

Remove ads

Иконографиясе

Thumb
Ганешаның 13-енче гасыр сыны, Хойсала Империясе стиле, Карнатака

Ганеша Һинд сәнгатендә популяр фигура.[38] Башка Ходайлардан аермалы буларак, Ганешаның сурәтләренең күп юрамалары бар һәм билгеле өлгеләр вакыт узу белән үзгәрәләр.[39] Аны басып торучы, биюче, шәйтаннарга каршы каһарманнарча гамәлләр кылучы итеп, малай буларак гаиләсе белән уйнаучы итеп, аста яки күтәрелгән урындыкта утыручы итеп яки күптөрле хәзерге хәлләрдә катнашучы итеп сурәтләнергә мөмкин.

Ганеша сурәтләре 6-ынчы гасырга Һиндстанның күп өлешләрендә превалент булган.[40] Сурәтләнгән 13-енче гасыр Ганеша сыны 900-1200 еллардан сыннар өчен типик, бу Ганеша үз сектада мөстәкыйль Ходай буларак кабул ителгәннән соң була. Бу мисал Ганешаның кайбер иконографик элементларының хасиятләрен күрсәтә. Практик рәвештә идентик сынга Пол Мартин-Дюбост 973 елдан 1200 елга кадәр датаны куйган.[41] Һәм тагын бер охшаш сынга Пратападитья Пал датаны 12-енче гасыр дип күрсәткән.[42] Ганешаның фил башы һәм зур бүксәсе бар. Сынның дүрт кулы бар, бу Ганеша сурәтләрендә еш очрый. Аның аскы уң кулында сынган казык теше бар, ә аскы уң кулында ул затлы ризык тота ул аны хартумы белән капшап карый. Ганешаның хартумын кискен сулга борып аскы сул кулыннан татлы ризык ашау мотивы аеруча архаик.[43] Примитиврак сын Эллора мәгарәләреннән, бу гомуми форма 7-енче гасырга карый.[44] Башка детальләрне күрсәтелгән сында танып булмый. Стандарт конфигурациядә Ганеша типик рәвештә өске кулында балта яки чаккыч тота һәм башка өске кулында паша (арканны) тота. Сирәк очракларда ул кеше башы белән сурәтләнергә мөмкин.[45]

Бу иске иконографик элементларның тәэсирен һаман да хәзерге Ганеша чагылышларында күрергә мөмкин. Бер хәзерге формасында, шул борынгы элементлардан бер генә аерма булып аскы уң кул сынык казык тешен тотмыйча караучыга таба юнәлеп яклау һәм куркусызлык ишарәсендә (абхая мудрада) булуы.[46] Дүрт кулның һәм атрибутларның шул ук комбинациясе биюче Ганеша сыннарында очрый, бу бик популяр тема.[47]

Еш очрый торган атрибутлары

Thumb
Типик дүрт куллы форма. Нурпур мәктәбенең миниатюрасы (якынча 1810 ел).[48]

Һинд сәнгатендә пәйда булган вакытыннан бирле Ганеша фил башы белән сурәтләнә.[49] Пураналарда ул ничек фил башына ия булуына күп аңлатулар бар.[50] Аның бер популяр формаларының берсендә - Херамба-Ганапати биш фил башы бар һәм башка әзрәк таралыш алган юрамаларында башларның саны билгеле түгел.[51] Кайбер текстларда Ганеша фил башы белән туган дип әйтелсә дә, күпчелек хикәяләрдә ул фил башына соңрак ия була.[52] Бу хикәяләрдә иң еш кабатлана торган мотив - Ганешаның Парвати тарафыннан саклану өчен балчыктан барлыккан килүе һәм ул Шива һәм Парвати арасына кергәч, Шива аны башыннан мәхрүм итүе. Шива шуннан соң Ганешаның чын башын фил башына алмаштырган.[53] Ызгышның ваклылары һәм баш алмаштыруның кайда булуы чыганакка карап төрлечә сөйләнелә.[54][55] Башка хикәядә әйтелгәнчә Ганеша турыдан-туры Шиваның көлүеннән барлыкка килгән. Шива Ганешаны артык сокландыргыч дип таныганга күрә, ул аңа фил башы һәм чыгып торучы бүксә биргән.[56]

Ганешаның иң элеккеге исеме Экаданта (Бер казык тешле) булган, бу аның бердәнбер таза казык тешенә карый, башкасы ватылган килеш.[57] Ганешаның иң элеккеге сурәтләрнең кайберләре аны сынган казык теше белән сурәтлиләр.[58] Бу аерып торучы хасиятнең әһәмияте Мудгала Пуранада күрсәтелгән, анда Ганешаның икенче инкарнациясе Экаданта дип раслана.[59] Ганешаның чыгып торучы бүксәсе аның иң элеккеге сыннарында аерып торучы хасият булып тора, бу Гупта чорына карый (4-енчедән 6-ынчы гасырга кадәр).[60] Бу хасият шулкадәр әһәмиятле ки, "Мугдала Пурана" буенча Ганешаның ике төрле инкарнациясе аңа нигезләнгән исемнәрне куллана: Ламбодара (Чүлмәк Бүксәсе, яки, турыдан-туры мәгънәдә, Асылынып Торучы Бүксә) һәм Маходара (Зур Бүксә).[61] Ике исем дә Санскрит кушылма сүзләре һәм аның бүксәсен тасвирлыйлар (удара).[62] Брахманда Пуранада әйтелгәнчә Ганешаның исеме Ламбодара, чөнки үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең барлык галәмнәре (ягъни, Галәм йомыркасы (brahmāṇḍas)) аның эчендә.

  • Бр. П. 2.3.42.34

Ваханалары

Thumb
Безнең эраның 11-енче гасыр Төньяк Бенгалиядән биюче Ганеша сыны, Берлинның Азия Сәнгате Музее, Даһлем.

Иң элеккеге Ганеша сурәтләре ваханасыз (атланган хайвансыз/арбасыз).[63] "Мудгала Пурана"да тасвирланган Ганешаның сигез инкарнацияләрнең бишесендә Ганеша атланган хайван итеп тычканны (җир тычканын) куллана, "Вакратунда" инкарнациясендә арсланны куллана, "Виката" инкарнациясендә тависны куллана һәм "Вигхнараджа" инкарнациясендә илаһи еланны Шешаны куллана.[64] Мохотката арсланны куллана, Маюрешвара тависны куллана, Дхумракету атны куллана һәм Гаджанана тычканны куллана, бу Ганешаның дүрт инкарнацияләренең "Ганеша Пурана"да исемлеге китерелә. Джайн Ганеша сурәтләрендә ул тычканга, филгә, ташбакага, сарыкка яки тависка атланган.[65]

Ганеша еш тычканга, җир тычканына яки күсегә атланган итеп, яки алар аңа булыша торган итеп сурәтләнгән.[66] Мартин-Дюбост әйткәнче күсе Ганеша сыннарында төп атлану хайваны итеп үзәк һәм көнбатыш Һиндстанда 7-енче гасырда очрый башлаган; күсе еш аның аяклары янында урнаштырылган булган.[67] Атлану хайваны буларак тычкан язма чыганакларында "Матсья Пурана"да һәм соңрак "Брахмананда Пурана"да һәм "Ганеша Пурана"да очрый, анда Ганеша соңгы инкарнациясендә аны атлану хайваны итеп куллана.[68] Ганапати Атхарваширсада Ганешага багышланган медитация шигыре кертелгән, анда тычкан аның байрагында булган итеп тасвирлана.[69] "Мусакавахана" исеме (тычканга утыручы) һәм "Акхукетана" (күсе флагы) "Ганеша Сахасранама"да очрый.[70]

Тычканны берничә ысул белән аңлаталар. Граймз буенча "Күпләр, бәлки күпчелектер Ганапатиның тычканын аңлатканда, аны тискәре аңлаталар; ул "Тамас"ның һәм шулай ук теләкнең символы булып тора.[71] Бу юллардан чыгып, Майкл Вилкоксон ул нәфесләрне җиңеп чыгарга һәм әзрәк эгоистик булырга теләгәннәрнең символы булып тора.[72] Кришан күсе җимерүче һәм уңышларга зыян китерүче дип билгеләп уза. Санскрит сүзе "мусака" (тычкан) "мус" тамырыннан алынган (урларга, таларга). Күсене җимерүче хайван буларак буйсындырырга кирәк булган, бу җиңеп чыгарга кирәк булган "вигхна" (киртә) булган. Бу теория буенча Ганешаны күсе хуҗасы итеп күрсәтү аның "Вигнешвара" (Киртәләр Хуҗасы) буларак функциясен күрсәтә һәм аның башта "грама дэвата" (авыл Ходае) булып соңрак культы киңрәк таралганына шәһадәт булып тора.[73] Мартин-Дюбост күсе ул Ганешаның күсе кебек хәтта иң серле урыннарга үтеп керә алуы символы булып тора дигән карашны билгеләп үтә.[74]

Remove ads

Хасиятләр

Thumb
Херамба-Ганеша хатыны белән, 18-енче гасыр Непалы

Киртәләрне юк итүче

Ганеша ул Вигхнешвара яки Вигхнараджа яки Вигхнахарта (Маратхи телендә), ул матди һәм рухи табигатьле Киртәләрнең Ходае.[75] Аңа еш киртәләрне бетерүчегә буларак табыналар, гәрчә традицион рәвештә ул шулай ук тикшерелергә тиеш булганнарның юлында киртәләр куя. Пол Кортрайт әйткәнчә "эшләрнең илаһи схемасында аның биреме, аның дхармасы киртәләрне куярга һәм урнаштырырга. Бу аның махсус территориясе, аның барлыкка килүе сәбәбе."[76]

Кришан билгеләп үткәнчә Ганешаның кайбер исемнәре вакыт узу белән эволюция кичергән күптөрле рольләрне чагылдыра.[28][77] Шулай да ике функция дә аның характеры өчен әһәмиятле булып кала.[78]

Буддхи (Белем)

Ганеша өйрәнү һәм хәрефләр Ходае булып танылган.[79] Санскрит телендә буддхи хатын-кыз җенесле исем сүзе, аны төрлечә акыл, зирәклек яки интеллект дип тәрҗемә итәләр.[80] Буддхи концепциясе Ганеша шәхесе белән якын бәйләнгән, бигрәк тә Пураник периодта, күп хикәяләрдә аның акыллылыгы һәм акылны яратуы ассызыклана. "Ганеша Пурана"да һәм "Ганеша Сахасранама"да Ганеша исемнәренең берсе "Буддхиприйя".[81] Бу исем шулай ук "Ганеша Сахасранама"ның 21 исемнәре исемлегендә бар, боларны Ганеша бик әһәмиятле дип атый.[82] Прийя сүзе "яратучы" дигәнне аңлатырга мөмкин һәм өйләнү контекстында "гашыйк" яки "ир" дигәнне аңлатырга мөмкин,[83] шулай итеп исем я "Акылны яратучы", я "Буддхиның ире" дигәнне аңлатырга мөмкин.[84]

Аум

Thumb
Ганеша, Чола чоры, 13-енче гасыр башы.

Ганеша Һинду мантрасы Аум белән идентификацияләнә, ул шулай ук "Ом" дип языла. "Омкарашварупа" төшенчәсе (Аум аның формасы), Ганеша белән идентификацияләгәндә аның беренчел тавышның шәхес чагылышы булганына ишарә итә.[85] Ганапати Атхарваширса аңа бәйле булуга шәһадәт булып тора. Чинмаянанда аңа бәйле абзацны түбәндәгечә тәрҗемә итә:

Я Ходай Ганапати! Сез (Тримурти) Брахма, Вишну, һәм Шива. Сез Индра. Сез ут Агни һәм һава Вайю. Сез Кояш Сурья һәм ай Чандра. Сез Брахман. Сез (өч дөнья) Бхулока (җир), Антарикша-лока (галәм), һәм Сваргалока (күк). Сез Ом. (Шулай итеп, Сез болар бөтенесе).

Кайбер тугърылар иконографиядә Ганешаның тәне һәм Дэванагари һәм Тамил теле язуларында Аум формасы белән охшашлыклар күрәләр.[86]

Беренче чакра

Кундалини йога буенча Ганеша Муладхара дигән беренче чакрада яши. Мула "беренчел, төп" дигәнне аңлата; адхара "нигез" дигәнне аңлата. Муладхара чакра ул иң элек Илаһи Көчнең тышка экспансиясенең манифестациясе шуңа нигезләнгән булган принцип.[87] Ганапати Атхарваширса шулай ук бу ассоциациягә шәһадәт булып тора. Кортрайт бу абзацны түбәндәгеч тәрҗемә итә: "Сез даими рәвештә арка сырты нигезендә сакраль үрелмәдә Муладхара Чакрада яшисез."[88] Шулай итеп, Ганешаның һәрбер тереклек иясендә Муладхарада даими яшәү урыны бар.[89] Ганеша барлык чакраларны тота, тәэмин итә һәм шулар белән идарә итә, шулай итеп, "тормыш тәгәрмәчен әйләндерүче көчләр белән идарә итә".[87]

Remove ads

Гаиләсе һәм хатыннары

Thumb
Шива һәм Парвати Ганешаны коендыралар. Кангра миниатюрасы, 18-енче гасыр. Аллаһабад Музее, Яңа Дәһли.[90]

Гәрчә Ганеша киң Шива һәм Парватиның улы итеп саналса да, Пураналарда аның тууы турында төрле юрамалар бирелә.[91] Кайберәүләрдә ул Парвати тарафыннан барлыкка китерелгән,[92] башкаларда ул Шива һәм Парвати тарафыннан барлыкка китерелгән,[93] башка хикәядә ул серле рәвештә пәйда була да Шива һәм Парвати тарафыннан ачыла [94] яки ул елгага ташланган Парватиның ванна суын эчкән фил башлы Алиһә Малинидан туган.[95]

Гаиләдә тагын аның туганы, сугыш Ходае, Картикея бар, аны шулай ук Сканда һәм Муруган дип атыйлар.[96] Төбәк аермалары аларның тумышлары тәртибен билгелиләр. Төньяк Һиндстанда Сканда олы абыйсы дип әйтәләр, ә Көньякта Ганешаны беренче туган дип әйтәләр.[97] Төньяк Һиндстанда Сканда безнең эрага кадәр 500-енче елдан безнең эраның 600-енче елга бирле әһәмиятле сугыш Ходае булган, шуннан соң аңа табыну кимегән.[98][99]

Ганешаның кемгә өйләнүе галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнү маддәсе булып, төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә.[100] Бер җирдә Ганеша өйләнмәгән Брахмачарья итеп күрсәтелә.[101] This view is common in southern India and parts of northern India.[102] Another pattern associates him with the concepts of Buddhi (intellect), Siddhi (spiritual power), and Riddhi (prosperity); these qualities are sometimes personified as goddesses, said to be Ganesha's wives.[103] Ул шулай ук бер хатын белән яки исемсез хезмәтче белән күрсәтелергә мөмкин (Санскрит телендә: даши).[104] Башка урыннарда Ганешаны мәдәният һәм сәнгать Алиһәсе Сарасвати Дэви яки Шарда белән бәйлиләр (бигрәк тә Махараштрада).[105] Аны шулай ук уңыш һәм муллык Алиһәсе Лакшми белән бәйлиләр.[106] Башка өлгедә, күбесенчә Бенгалия төбәгендә, Ганешаны банан агачы Кала Бо белән бәйли.[107]

Шива Пуранада әйтелгәнчә Ганешаның ике улы: Кшема (уңышлы булу) һәм Лабха (табыш) бар. Бу тарихның төньяк Һиндстан юрамаларында улларын Шубха (уңайлы форсат) һәм Лабха дип атыйлар.[108] 1975 ел Jai Santoshi Maa Һиндстан фильмында Ганеша Риддхи һәм Сиддхига өйләнгән һәм аның Сантоши Ма дигән кызы булган, ул канәгатлек Алиһәсе булган. Бу тарихның Пураник нигезе юк, әмма Анита Раина Тхапан һәм Лоренс Коэн Сантоши Маның культын Ганешаның популяр Ходай буларак эволюциясенең шәһадәте буларак күрәләр.[109]

Remove ads

Табыну һәм фестивальләр

Thumb
Франциядә, Парижда Тамил җәмәгате тарафыннан Ганешага табыну.

Ганешага күп дини һәм дөньяви чараларда табыналар, бигрәк тә нәрсәнедер башлап җибәргәнгә кадәр, мәсәлән, машинаны сатып алганда яки яңа бизнес ачканда.[110] K.N. Somayaji says, "there can hardly be a [Hindu] home [in India] which does not house an idol of Ganapati. ... Ganapati, being the most popular deity in India, is worshipped by almost all castes and in all parts of the country".[111] Тугърылар ышануы буенча Ганеша канәгать булса, ул афәтләр түгел, ә уңыш, муллык һәм саклау бирә.[112]

Ганешага барлык деноминация Һинд дине тарафдарлары табыналар - догалар башында, әһәмиятле башлауларга кадәр һәм дини церемонияләр вакытында.[113] Биючеләр һәм музыкантлар, бигрәк тә Көньяк Һиндстанда Бхаратнатьям биюе кебек тамашаларны Ганешага дога белән башлыйлар. Еш "Ом Шри Ганешайя Намах" (Ом, Нурлы Ганешага сәлам) кебек мантралар еш кулланыла. Ганеша белән ассоциацияләнгән иң әһәмиятле мантраларның берсе "Ом Гам Ганапатайе Намаха" (Ом, Рухлар Ходаена Сәлам).[114]

Тугърылар Ганешага еш модака һәм ладду кебек татлы әйберләр тәкъдим итәләр.[115] Аны еш татлы әйберләр белән савыт ("модакапатра") белән сурәтлиләр.[116] Кызыл төс белән тәңгәлләштерелгәнгә күрә, аңа еш кызыл сандал агачы пастасы белән табыналар (рактачандана)[117] яки кызыл чәчәкләр белән. Аңа табынуда (дурва) үләне (Cynodon dactylon) һәм башка материаллар шулай ук киң кулланыла.[118]

Ганешага бәйле фестивальләр - Ганеша Чатуртхи яки Винаяка Чатуртхи "Бхадрапада" (Август/Сентябрь) аеның шуклапакшада (артучы айның дүртенче көнендә) һәм "Маагха (Январь/Февраль) аенда (артучы айның дүртенче көнендә) "шуклапакша"сының "чатуртхи"сында Ганеша Джаянти (Ганешаның туу көне) билгеләп үтелә."[119]

Ганеша Чатуртхи

Thumb
Ганеша Чатуртхи бәйрәме дәвамында Хәйдәрабад, Һиндстанда урам бәйрәм итүләре.

Ел саен үткәрелә торган фестивальдә Ганешага ун көн дәвамында дан җырлана, ул Ганеша Чатуртхи белән башлана, бу гадәттә Август ахырына яки Сентябрь башына туры килә.[120] Бәйрәм кешеләр Ганешаның балчык потларын алып килү белән башлана, бу Ганешаның килүенең символы булып тора. Фестивальнең челләсе Ананта Чатурдашида була, ул вакытта Ганешаның потлары ("муртилар") иң җайлы сулыкка чумылдырылалар.[121] Кайбер гаиләләрдә 2-енче, 3-енче, 5-енче яки 7-енче көндә чумылдыру традициясе бар. 1893 елда Локмания Тилак ел саен уза торган Ганеша фестивален гаилә бәйрәм итүеннән зур җәмәгать чарасына әйләндергән.[122] Ул шулай Брахманнар һәм Брахман-булмаганнар арасындагы упкын аша күпер салыр өчен иткән һәм алар арасында берлек төзү өчен тиешле контекст табар өчен эшләгән.[123][124] Тилак Ганешаның җәмәгать потларын пандалларда (павильоннарда) урнаштырган беренче кеше булган һәм ул җәмәгать потларын унынчы көнгә суга ману йоласын нигезләгән.[125] Хәзерге көндә, Һиндстан буенча Һинд дине тарафдарлары Ганапати фестивален зур дәрт белән бәйрәм итәләр, гәрчә иң популяр булып ул Махараштра штатында тора.[126][127] Фестиваль шулай ук Мумбаида, Пунеда һәм тирәдәге Аштавинайяка гыйбадәтханәләрендә зур масштаблар ала.

Гыйбадәтханәләр

Һинд дине гыйбадәтханәләрендә Ганеша төрлечә сурәтләнә: ярдәмче яки буйсынучы Ходай буларак (паршва-девата); төп Ходайга карый торган Ходай буларак (паривара-девата); яки гыйбадәтханәнең төп Ходае буларак (Прадхана), аңа Һинду пантеонының иң олы Ходайларына кебек табыналар.[128] Үзгәрүләр Ходае буларак ул күп Һинду гыйбадәтханәләрнең ишек юлында куела, ул лаеклы булмаганны кертми, бу Парватиның ишек саклаучы ролена тиңдәш.[129] Шуңа өстәп берничә гыйбадәтханә Ганешаның үзенә багышланган, шулардан, Махараштрада Аштавинаяк (Санскрит телендә: अष्टविनायक; санскр. (IAST) aṣṭavināyaka; турыдан-туры мәгънәдә. "сигез Ганеша (гыйбадәтханәсе)") аеруча мәшһүр. Пуне шәһәреннән 100 км радиуста урнашкан сигез гыйбадәтханәләрнең һәрберсе Ганапатиның махсус формасын чагылдыра, һәрберсенең үз белемнәре һәм риваятьләре бар.[130] Сигез гыйбадәтханә: Моргаон Ганеша Гыйбадәтханәсе, Сиддхивинаяк Гыйбадәтханәсе, Баллалешвар Пали, Варадвинаяк, Чинтамани Гыйбадәтханәсе, Ленъядри, Вигнешвара Гыйбадәтханәсе, Озар һәм Ранджангаон Ганпати.

Ганешаның башка мәшһүр гыйбадәтханәләре бар, түбәндәге урыннарда: Махараштрада Вай; Мадхья Прадешта Чинтаман Ганеша гыйбадәтханәсе; Раджастханда Джодхпур, Нагаур һәм Райпур; Бихарда Байдьянатх; Гуҗаратта Барода, Дхолака, һәм Валсад һәм Уттар Прадешта, Варанасида Дхундираҗ Гыйбадәтханәсе. Көньяк Һиндстанда мәшһүр Ганеша гыйбадәтханәләренә түбәндәгеләр керә: Тамил Надуда Тиручирапаллида Рокфорт Уччи Пиллаяр Гыйбадәтханәсе; Кералада Коттараккара Шри Махаганапати Кшетрам, Пажавангади, Мадхур Гыйбадәтханәсе; Карнатакада Хампи һәм Ганеша Гыйбадәтханәсе; һәм Теланганада Бхадрачалам.[131]

Т.А.Гопинатха искә алганча, "Һәрбер авылның үз "Вигхнешвара"сы бар, аның өчен гыйбадәтханәсе булырга яки булмаска мөмкин. Һичшиксез авылларга һәм фортларга керүләрдә, Изге инжир агачлары "(пипала)" астында... нишаларда ... Вишну һәм Шива гыйбадәтханәләрендә һәм шулай ук махсус төзелгән аерым Шива гыйбадәтханәләрендә... "Вигхнешвара" фигурасын күреп була.[132] Ганеша гыйбадәтханәләре Һиндстаннан тыш шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия, Непалны кертеп (Катманду Үзәнендә дүрт "Винаяка" гыйбадәтханәсен кертеп) һәм берничә Көнбатыш илендә төзелгән булган.[133][134]

Remove ads

Мәшһүр булып китүе

Беренче пәйда булуы

Thumb
Чам династиясенә караган, 7-енчедән 8-енче гасырга кадәр Ганеша поты, Вьетнам.[135]

Ганеша яхшы билгеләнгән иконографик атрибутлары белән ачык танырлык Ходай булып үзенең классик формасында безнең эраның 4-енче гасыр башыннан 5-енче гасырга кадәр пәйда булган.[136] Кайбер иң элекке Ганеша сурәтләренә Әфганстанда табылган ике сурәт керә. Беренче сурәт Кабулдан төньякта хәрабәләрдә Сурья һәм Шива сурәтләре белән табылган булган. Аның датасын 4-енче гасыр белән билгелиләр.[137] Икенче Гардезда табылган сурәттә Ганеша пьедесталында язма бар, бу аның 5-енче гасырга караганын билгеләргә мөмкинчелек бирде.[137] Башка Ганеша поты Мадхья Прадешның Удаягири Мәгарәләренең 6-ынчы мәгарәсенең стеналарында уеп ясалган. Аның датасы 5-енче гасыр.[137] Фил башлы Ганешаның фил башы белән, татлы әйберләр белән савыт белән һәм тезләрендә утыручы Алиһә белән иртә иконик сурәте Мадхья Прадешның Бхумара Гыйбадәтханәсе хәрабәләрендә табылган һәм ул 5-енче гасырга Гупта Империясенә карый.[138][137][139] Башка күптән түгел генә тыбышларда, мәсәлән, Рамгарх калкулыгынан табылганнар 4-енче яки 5-енче гасырга карый.[137] Ганешага беренче Ходай итеп караган культ 10-ынчы гасырга кадәр нигезләнгән булган.

Мөмкин булган тәэсирләр

Thumb
Ганешага Кёльнда Дурга Пуджа вакытында табыну.

Кортрайт Ганешаның иртә тарихы турында кабилә традицияләрен һәм хайван культларын кертеп төрле теорияләрне тикшерә һәм бөтенесен дә инкарь итә:[140]

Ганешаның тарихи килеп чыгышы эзләүләрдә кайберәүләр аны Брахман традициядән тыш урыннарны фараз иктәннәр... Бу тарихи урыннар чын булырга интрига бирәләр, әмма боларның барысы да чынлыкта фикер йөртүләр булып кала, Дравид гипотезасының юрамалары, монда Ведик яки Һинд-Европа чыганаклардан булмаган теләсә нәрсә Брахманнар диненә Һиндстанның Дравид һәм абориген халыкларыннан килеп кереп Арий һәм Арий булмаган халыклар арасында бәйләнешләр нәтиҗәсендә Һинд дине барлыкка килү фаразлары. Фил культы яки тотемы бәйсез шәһадәте юк; һәм Пураник әдәбиятта һәм Ганеша иконографиясендә булган аңа килүче традициягә археологик бирелгән мәгълүматлар юк. Тхапанның Ганеша тугърыларның үсеше турындагы китабында иртә Һиндстанда филләрнең әһәмиятлеге турында бүлек өстәлгән, әмма "гәрчә безнең эрага икенче гасырга фил башлы якша формасы булса да, аны Ганапати-Винаяка чагылышы дип әйтеп булмый. Бу иртә чорда фил яки фил-башлы формалы Ходайның булуы турында шәһадәт юк. Ганапати-Винаяка үзенең дебютын ясарга кирәк булган иде әле.

[141]

Кайберәүләр Ганешага табынуның безнең эрага кадәр 3000-енче елга караганын билгелиләр.[142] Бу Һинд Үзәне Цивилизациясенә карый.[143] 1993 елда Иранда, Луристан Провинциясендә безнең эраның 1200 елга карый торган Ганеша дип танылган фил башлы фигура сурәте белән металлик тәлинкә табылган.[144][145] Безнең эраның 1-енче гасырына караган Ганешаның беренче терракотта сурәтләре Тер, Пал, Веррапурам, һәм Чандракетугархта табылган. Бу фигуралар кечкенә, фил башлы, ике кул һәм түгәрәк йөзле.[146] Ганешаның таштан беренче сурәтләре Матхурада Кушан вакытларында (безнең эраның 2-енче - 3-енче гасырларында) уеп ясалган.[146]

Ганешаның пәйда булуының бер теориясе ул аның дүрт Винаякалар белән бәйләнештә салмак мәшһүр булып китүе.[147] Һинд динендә Винаякалар дүрт мәшәкатьле шәйтаннар булган, алар киртәләр һәм катлаулылыклар барлыкка китергәннәр,[148] әмма аларны тиз канәгатьләндерергә булган.[149] Винаяка сүзе Ганеша өчен Пураналарда һәм Буддист Тантраларда еш очрый торган исем.[25] Кришна бу карашны кабул иткән галимнәрнең берсе, ул катгый раслаганча "Ул Ведик Ходай түгел. Аның килеп чыгышы дүрт Винаякаларга карый, болар "Манавагрхьясутра"дан (безнең эрага кадәр 7-енче - 4-енче гасырлар) явыз рухлар, алар төрле явызлык һәм газаплану китерә.[150] Кайберәүләр Ганеша белән тәңгәл китерә торган фил башлы фигуралар Һиндстан сәнгатендә һәм Һиндстан тәңкәләрендә 2-енче гасырда барлыкка килә.[151] Эллавала буенча, фил башлы Ганеша Ганаларның Ходае Шри Ланка кешеләренә безнең эрага кадәр мәгълүм булган.[152]

Ведик һәм эпик әдәбият

Thumb
Вьясаның язучы булып хезмәт иткән Ганешага Махабхаратны сөйләгән 17-енче гасыр Раджастхан Махабхарата манускрипты

"Төркем җитәкчесе" титулы (Санскрит телендә: Ганапати) "Риг Веда"да ике мәртәбә очрый, әмма бер очракта да ул хәзерге Ганешага карамый. Төшенчә комментаторлар буенча Ригведа 2.23.1-дә Брахманаспати өчен төшенчә буларак очрый.[153] Бу шигырь һичшиксез Брахманаспатига караса да, ул соңрак Ганешага табыну өчен кабул ителгән һәм әле һаман да кулланыла.[154] Бу шлокалар "Риг Веда"да Ганешаның шәһадәте булуын инкарь итеп, Людо Роше ул "ачыктан-ачык Брхаспатига карый - ул гимнның Ходае - һәм бары тик Брхаспати гына.[155] Шулай ук ачыктан-ачык күренә Риг Веданың 10.112.9 икенче абзацы Индрага карый.,[156] аңа "Ганапати" эпитеты бирелгән булган, бу "("Марут"ларның) Төркемнәре Ходае" дип тәрҗемә ителә."[157] Шулай да, Роше билгеләп үткәнчә яңарак Ганапатья әдәбияты Ригведик цитаталарны китереп Ганешаны Ригведик Ходай дип атый.[158]

Яджур Ведага караган текстларда ике шигырь, Майтраяния Самхита (2.9.1)[159] һәм Тайттирия Араньяка (10.1),[160] Ходайга "казык тешле" (Дантих), "фил-йөзле" (Хастимукха), һәм "кыек хартумлы" (Вакратунда) дип мөрәҗәгать итә. Бу исемнәрне Ганешаныкы дип фараз итәргә мөмкин һәм 14-енче гасыр коментаторы Саяна шөбһәләнмичә бу тәңгәл итүне китерә.[161] Дантинның борылмалы хартумга иясе (вакратунда) һәм кукуруз бәйләме, шикәр камышы тотучы итеп сурәтләнүе[162] and a club,[163] Пураник Ганапати өчен шул кадәр хасиятле, хәтта Херас "без бу Ведик Дантин белән аның тулы тәңгәл килүен кабул итүгә каршы килә алмыйбыз" дип әйткән.[164] However, Krishan considers these hymns to be post-Vedic additions.[165] Thapan reports that these passages are "generally considered to have been interpolated". Dhavalikar says, "the references to the elephant-headed deity in the санскр. (IAST) Maitrāyaṇī Saṃhitā have been proven to be very late interpolations, and thus are not very helpful for determining the early formation of the deity".[166]

Ведик чорга караган Һинд эпос әдәбиятында Ганеша очрамый. Эпик поэма "Махабхарата"ның соңгы интеполяциясендә әйтелгәнчә фикер иясе Вьяса ул сөйләп торган поэманы язып куяр өчен Ганешаны сораган. Ганеша риза булган, тик Вьяса тукталып тормыйча сөйләгән шартта. Хәким риза булган, ләкин ял итү өчен ул Ганешага бик катлаулы абзацларны сөйләгән, шулай итеп алар өчен ачыклау кирәк булган. Тарих нәширләр тарафыннан "Махабхарата"ның тәнкыйди басмасының чын текстның өлеше буларак кабул ителмәгән. ,[167] анда егерме юллык хикәя кушымтадагы аста язмага кыскартылган.[168] Ганешаның язучы буларак тарихы 37-енче һәм 59-ынчы манускриптта очрый.[169] Ганешаның акыл зирәклеге һәм өйрәнү белән ассоциациясе бу интерполяциядә "Махабахарата"да аны "Вьяса"ның язучысы итеп күрсәтүнең сәбәбе булган.[170] Ричард Л. Браун бу хикәяне 8-енче гасырга карый дип әйткән, һәм Мориц Винтерниц нәтиҗә ясаганча ул 900-енче елда инде мәгълүм булган ләкин 150 ел узгач та, "Махабхарата"га өстәлмәгән булган. Винтерниц шулай ук "Махабхарата"ның Көньяк Һиндстан манускриптларның аеручы хасияте булып аларның Ганеша риваятен төшереп калдырулары булган.[171] "Винаяка" төшенчәсе интерполяцияләр дип саналган "Шантипарва" һәм "Анушасанапарва"ның кайбер рецензияләрендә бар.[172] "Ванапарва"да "Вигхнакартринам"га ("Киртәләр барлыкка китерүче"гә) искәрмә интерполяция дип фараз ителә һәм тәнкыйди басмада китерелми.[173]

Пураник чор

Thumb
Ганешаның Танжор стилендагы рәсеме

Ганеша турында хикәяләр еш Пураналар корпусында очрый. Браун билгеләгәнчә, Пураналарда "төгәл хронологик тәртип" булмаса да, Ганеша турында иң тәфсилле хикәяләр иң соң текстларда, якынча 600-1300 елларда.[174] Юврадж Кришан әйткәнчә Ганешаның ничек фил башына ия булуына турында риваятьләр якынча 600-енче елдан соң төзелгән Пураналарда бар. Ул әйткәнчә Ганешага иртәрәк Пуранларда искә алулар, мәсәлән, Ваю һәм Брахманда Пураналарда, 7-енче һәм 10-ынчы гасырда ясалган соңрак интерполяцияләр.[175]

Санскрит әдәбиятында Ганешаның мәгълүм булып китүен тикшергән Людо Роше билгеләгәнчә:[176]

« Above all, one cannot help being struck by the fact that the numerous stories surrounding санскр. (IAST) Gaṇeśa concentrate on an unexpectedly limited number of incidents. These incidents are mainly three: his birth and parenthood, his elephant head, and his single tusk. Other incidents are touched on in the texts, but to a far lesser extent. »

Ганешаның әһәмиятле Ходай булуы 9-ынчы гасырда кодлаштырылган булган һәм Смартизмның биш төп Ходайларына кертелгән булган. 9-ынчы гасыр фәлсәфәчесе Ади Шанкара "биш формага табыну"ны (Панчаятана пуджа) системасын Смарта традициясе ортодокс Браминнары арасында популярлаштырган.[177] Бу табыну практикаларына биш Ходай - Ганеша, Вишну, Шива, Дэви һәм Сурья керә.[178] Ади Шанкара бу традицияне биш төп сектаны тигез статуска куяр өчен нигезләгән. Бу Ганешаның ярдәмче Ходай буларак ролен формальләштергән.

Язмалар

Thumb
Индонезиядә, Явада, Прамбанан гыйбадәтханәсендә 9-ынчы гасыр Ганеша поты.

Ганеша Брахманизмның биш төп Ходаеның берсе булып кабул ителгәч, кайбер Брахманнар аны төп Ходай итеп сайлаганнар. Алар "Ганеша Пурана"да һәм "Мудгала Пурана"да күренгәнчә Ганапатья традициясен барлыкка китергәннәр.[179]

"Ганеша Пурана" һәм "Мудгала Пурана"ның төзелү вакыты галимнәр арасында бәхәсләр уята. Ике әсәр дә вакыт белән ясалган булган һәм үз эченә вакыт катламнарын алалар. Анита Тхапан әйткәнчә "Ганеша Пурананың нигезе якынча уникенче һәм унөченче гасырларда барлыкка килгән дип фараз итәргә була", ләкин "соңрак ул интерполяцияләнгән".[180] Лоренс У.Престон "Ганеша Пурана" өчен иң төгәл дата 1100 һәм 1400 еллар арасында, бу текстта искә алынган урыннарның ачык билгеләргә булган вакытлары белән туры килә.[181]

R.C. Hazra фараз иткәнчә "Мудгала Пурана" "Ганеша Пурана"дан (ул аны 1100 елдан 1400 елга кадәр даталый) борынгырак.[182] Шулай да Филлис Граноф фараз иткәнчә "Мудгала Пурана" Ганешага бәйле фәлсәфи текстларның соңгысы булган. Ул үзенең нәтиҗәсен эчке шәһадәтләрдән башка "Мудгала Пурана" "Ганеша Пурана"ны Ганешага бәйле дүрт Пураналарның берсе итеп ("Брахма", "Брахманда", "Ганеша", һәм "Мудгала" Пурана) күрсәтүе белән дәлилли.[183] Текстның нигезе борынгы булып, ул 17-енче һәм 18-енче гасырларда Ганапатига табыну билгеле төбәкләрдә әһәмиятле булып киткәч интерполяцияләнгән.[184] Башка бик ихтирамлы язма, Ганапати Атхарваширса, мөгаен 16-ынчы һәм 17-енче гасырлар дәвамында төзелгән булган.[185]

Ганеша Сахасранама Пураник әдәбиятның өлеше һәм Ганешаның мең исемнәренең һәм атрибутларының исемлеге булып тора. Сахасранамада һәр исем билгеле мәгънәгә ия һәм Ганешаның билгеле аспектын символлаштыра. Ганеша Сахасранаманың юрамалары "Ганеша Пурана"да бар.[186]

Джон Граймз раслаганча иң мәшһүр Санскрит текстларының берсе "Ганапати Атхарваширса".[187]

Remove ads

Һиндстаннан тыш һәм башка илләрдә

Thumb
"Биюче Ганеша. Үзәк Тибет. Унбишенче гасыр башы. Мамык тукыма өстендә буяулар белән ясалган. Биеклеге - 68 сантиметр.".[188] Бу форма Махаракта ("Олугъ Кызыл") буларак мәгълүм.[189]

Сәүдә һәм мәдәни контактлар Һиндстанның Көнбатыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә тәэсирен киңәйткән. Ганеша дәвамлы рәвештә чит илләргә барып җиткән Һинд дине Ходайларның берсе.[190]

Ганешага бигрәк тә Һиндстаннан сәүдә эшләре буенча киткән сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр табынган.[191] Якынча 10-ынчы гасырдан яңа алмашу челтәрләре барлыкка килгән һәм сәүдә гильдияләре барлыкка килгән һәм акча циркуляциясе яңарыш кичергән. Бу вакытта Ганеша сәүдәгәрләр белән ассоциацияләнгән төп Ходай булган.[192] Ганешага нинди булса да башка Ходайга кадәр искә алаа торган иң иртә язмалар сәүдәгәрләр җәмәгатенә карый.[193]

Һинд дине тарафдарлары Диңгез Көньяк Көнчыгыш Азиягә күченеп, үзләренең мәдәниятен һәм Ганешаны алып килгәннәр.[194] Ганеша потларын бу төбәктә күреп була, алар еш Шива изге урыннары янында тора. Ява, Бали һәм Борнеоның Һинду сәнгатенең Ганеша формалары төбәк хасиятләренә ия.[195] Һинду мәдәниятнең Көньяк-көнчыгыш Азия буенча таралышы модификацияләнгән формаларда Бирмада, Камбоджада һәм Таиландта Ганешага табынуны керткән. Һиндокытайда Һинд динен һәм Буддизмны янәшә практикалаганнар һәм үзара йогынтылар төбәктә Ганеша иконографиясендә күрергә була.[196] Таиландта, Камбоджада, һәм Вьетнамның Чамнарның Һинду сыйныфлары арасында Ганешаны күбесенчә киртәләрне юк итеп караганнар.[197] Хәзерге көн Буддист Таиландында Ганешага киртәләрне юк итүче, уңыш Ходаена кебек карыйлар.[197]

Thumb
Ганешаның Япон формасы - Кангитен, Сорокуан Экичо тарафыннан ясалган 18-енче гасыр ахыры - 19-ынчы гасыр башы сурәте.

Ислам кертелүгә кадәр, Әфганстанның Һиндстан белән мәдәни бәйләнешләре көчле булган һәм Һинд дине һәм Буддизм Ходайларына табыну практикаланган. 5-енче гасырдан 7-енче гасырга кадәр сыннарның мисаллары сакланып калган.[198]

Ганеша Махаяна Буддизмында Буддизм Ходае Винаяка формасында гына пәйда булмыйча, ә шулай ук шул ук исемле Һинду шәйтаны формасында пәйда була.[199] Аның сурәте Гупта чорының ахыры Буддист сыннарында очрый.[200] Буддист Ходае Винаяка буларак ул еш бии торган итеп күрсәтелә. Бу Ганапати дип аталган форма төньяк Һиндстанда популяр булган, соңрак Непалда кабул ителгән һәм соңрак Тибетта.[201] Непалда, Ганешаның Херамба дигән Һинду формасы популяр; аның биш башы бар һәм ул арсланга атланып йөри.[202] Ганешаның Тибет чагылышлары аның турында каршылыклы карашларны күрсәтә.[203] Ганапатиның Тибет тәрҗемәсе "тсхогс бдаг".[204] Бер Тибет формасында аны популяр Тибет Ходае Махакала (Шива) таптаган итеп күрсәтләр.[205] Башка сурәтләүләрдә ул Киртәләрне Юк итүче, һәм кайчак биюче итеп күрсәтелә.[206] Ганеша Кытайда һәм Япониядә хасиятле төбәк характерлы итеп пәйда була. Төньяк Кытайда Ганешаның иң элеккеге мәгълүм таш потында 531 ел белән даталанган язма бар.[207] Ганеша Кангитен буларак мәгълүм Япониядә Ганеша культы беренче мәртәбә 806 елда искә алына.[208]

Thumb
Индонезиядә, Балида Ганеша гыйбадәтханәсе

Җәйничелекнең каноник әдәбиятендә Ганешага табыну искә алынмаган.[209] Шулай да, Ганешага күпчелек Җайннар табына, алар өчен ул муллык Ходае Кубераның билгеле функцияләрен алган.[210] Җайннарның сәүдә җәмәгате белән бәйләнешләре Җәйничелек Ганешага табынуны сәүдә элемтәләре нәтиҗәсендә кабул иткән фикердә.[211] Иң элек мәгълүм булган Җәйничелек Ганеша поты якынча 9-ынчы гасырга карый.[212] 15-енче гасыр Җәйничелек текстында Ганапати сурәтләрен кую өчен процедураларның исемлеген китерә.[209] Ганеша сурәтләре Раджастхан һәм Гөҗәрат Җәйничелек гыйбадәтханәләрендә пәйда була.[213]

Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

Ганеша Чатуртхи
Ганеш Чалиса
Ганапатья
Адхи Винаяка
Сурьявинаяк Гыйбадәтханәсе
Варасиддхи Винаяка Гыйбадәтханәсе
Карья Бинаяк Гыйбадәтханәсе
Нандрудаян Винаяка Гыйбадәтханәсе
Пала Ганеш Гыйбадәтханәсе
Ганештхан Гыйбадәтханәсе
Кхаджрана Ганеша Гыйбадәтханәсе
Чинтаман Ганеша Гыйбадәтханәсе, Уджжайн
Джал Бинаяк Гыйбадәтханәсе
Шри Маха Ганапати Гыйбадәтханәсе
Маха Ганапати Махаммайя Гыйбадәтханәсе
Гарх Ганеш Гыйбадәтханәсе
Могхалраҗпурам мәгарәләре
Ганеша турында Тамил әдәбият әсәрләре исемлеге

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads