Гаяз Сәхәпов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гаяз Сәхәпов, Гаяз Җәмыйк улы Сәхәпов[1] (Гаяз Замикович Сахапов, 1939 елның 14 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Яңа Нәдер ― 2024 елның 3 мае, РФ, ТР, Казан) — инженер-технолог, техник фәннәр кандидарты (1992), профессор (1981), ТАССРның атказанган химигы (1984), СССРның атказанган нефтехимигы (1988), Кол Гали ис. бүләк иясе (1993). 1957-65 тә «Алькеевнефть» карамай чыгару идарәсендә. 1965-97 дә «Нижнекамскнефтехим»да: кишәрлек механигы, цех башлыгы, бутилкаучык заводы баш инженеры (1973-76), бутилкаучык заводы директоры (1976-78), баш технолог (1978-81), баш инженер (1981-85), баш директор (1985-97). 1997-2007 дә «Петрокам» предприятиясенең баш директоры. Дәүләт бүләге ««Нижнекамскнефтихим»да бутилкаучык, пропилен әчесе һәм стирол җитештерүнең камилләштерүне һәм химик технологиянең теоретик нигезләрен эшләү» дәгән фәнни хезмәт өчен бирелә.
ТАССР/ТР ЮС 12 нче чакырылышы депутаты (1990-1995), ТР халык депутаты (1995-2000).
2024 елның 3 маенда 85 яшендә вафат булган[2].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads