Гданьск

Пүлшә шәһәре From Wikipedia, the free encyclopedia

Гданьск
Remove ads

Гданьск (пол. Gdańsk  [ˈgdaɲsk], кашуб. Gduńsk, лат. Gedanum, Dantiscum, 13081466 һәм 17931945 елларда Да́нциг, алман. Danzig) — Польша шәһәре, Поморье воеводалыгының административ үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны — 460 517 кеше (2011), Польшаның халык саны буенча алтынчы шәһәре, Сопот һәм Гдыня шәһәрләре белән Труймясто (ягъни Өч шәһәр) агломерациясене тәшкил итә.

Remove ads

География

Гданьск Балтыйк диңгезе (Гданьск култыгы) буенда урнашкан.

Подробнее Гданьск климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Шәһәр 997 елда беренче тапкыр телгә алынган. 10—13 гасырларда Көнчыгыш Помор кензәлегенең үзәге. 1793—1918 елларда Пруссия кулы астында, соңрак Алмания составында булган. 1919 елда Версаль килешүе буенча "Азат шәһәр" дип игълан ителде.

1939 елда Алмания Польшадан Гданьскны кире кайтарырга һәм Көнчыгыш Пруссия белән элемтә өчен юлларны бирергә таләп итте. Польшаның баш тартуы Икенче бөтендөнья сугышының башлануына сәбәп булган. 1939-1945 елларда алман оккупациясе астында.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җитди зыян күргән. Сугыштан соң шәһәрдә яңа торак урыннар һәм җәмәгать биналары пәйда булганнар.

Remove ads

Икътисад

Гданьск портының еллык йөк әйләнеше якынча 20 млн. т. тәшкил итә. Гданьск аша күмер, урман һ.б. нәрсәләр читкә чыгарыла; читтән руда, фосфатлар һ.б. китерелә. Сәнәгатьтә машиналар төзү, аеруча көмәләр төзү, электротехника алдынгы урыннарда. Химия (лак, буяулар), азык-төлек, нефть эшкәртү, тегүчелек сәнәгатьләре дә үсеш алганнар.

Мәдәният

Thumb
Польшада Татар уланына һәйкәл.2010.Гданьск

Гданьск — мөһим мәдәният үзәге. Униерситет, политехника, педагогия, табибият, диңгезчелек институтлари, һ.б. уку йортлары, опера һәм драма театрлары бар.

архитектура һәйкәлләре: Рәтүш (14—15 гасырлар), Изге Мәрьям костёлы (14—16 гасырлар), Олы арсенал (17 гасыр башы) һ.б.

Татар уланы һәйкәле

2010 елда Гданьск шәһәрендә «Речь Посполитая (Польша) татарына һәйкәл» ачылды.[15]

Remove ads

Галерея

Танылган шәхесләр

  • Кароль Навроцкий (1983), 2021 елдан Милли хәтер институты президенты. Польша Президентлыгына кандидат (2025).
  • Сәлим Хазбиевич — мөселман җәмгыяте имамы, профессор, фән докторы.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads