Григорий Зиновьев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Григорий Евсей улы Зиновьев (чын исеме Евсей-Гершон (Һирш) Арон улы Радомысльский, 11 (23) сентябрь 1883, Елисаветград, Россия империясе — 25 август 1936, Мәскәү, ССРБ) — Россия инкыйлабчысы, совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Херсон губернасы Елисаветград шәһәрендә сөт фермасы хуҗасы гаиләсендә туган. Яһүд милләтеннән. Берн университетында укыган (1906 да Россия инкыйлабында катнашыр өчен укуые ташлый). Февраль инкыйлабына кадәр Швейцариядә яши.
- 1917—1926 да Петроград (Ленинград) шурасы рәисе, бер үк вакытта 1919—1926 да Коминтерн башкармасы рәисе, 1918 нең гыйнвар—мартында ҺББҮШ рәисе. Зиновьев һәм Каменев Октябрь инкыйлабының яшерен датасын матбугатта һәм Вакытлы хөкүмәткә фаш итә, шуның өчен Ленин Зиновьевны һәм Каменевны "сатлык җаннар" дип атый, соңрак Сталин бу вакыйганы еш искә төшерә һәм нәтиҗәдә кичерми.
- 1927 дә беренче мәртәбә фиркадән чыгарыла.
- 1928 дә фиркадә торгызыла һәм Казан университетында ректор булып эшли. 1931 дән РСФСР Мәгариф халык комиссарлыгы коллегиясе әгъзасы.
- 1932 дә янә фиркадән чыгарыла, кулга алына һәм Костанайга сөрелә.
- 1933 дә фиркадә торгызыла, «Большевик» журналының мөхәррирләр коллегиясендә эшли.
1934 нең декабрендә кулга алына һәм фиркадән чыгарыла. 1935 нең 16 гыйнварында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе тарафыннан 10 ел иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән; 1936 ның 24 августында «Берләшкән шура хакимиятенә каршы троцкий-зиновьевчылар үзәге» эше буенча үлем җәзасына хөкем ителгән, икенче көнне атып үтерелгән.
1988 нең 13 июнендә ССРБ Югары Мәхкәмәсе плнеумы карары белән акланган.
Remove ads
Гаиләсе
- Беренче хатыны — Сарра Наум кызы Равич (1879, Витебск — 1957). 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Дүрт мәртәбә кулга алынган (1934, 1937, 1946, 1951). Сәламәтлеге какшавы сәбәпле 1954 тә иреккә чыгарылган.
- Икенче хатыны — Злата Ион кызы Лилина (1882, Вильно губернасы —1929, Ленинград). 1902 елдан РСДЭФ әгъзасы. 1927 дә (ире белән бер үк вакытта) фиркадән чыгарылган, 1928 дә кире торгызылган. Үпкә рагыннан үлгән.
- Икенче хатыныннан улы — Стефан Григорий улы Радомысльский (1908, Женева —1937), кулга алынган һәм атып үтерелгән[3]. Аның атыны Берта Җафарова (Левина) ике мәртәбә кулга алынган, сөргендә, ябылуда булган.
- Өченче хатыны — Евгения Яков кызы Ласман (1894—1985). 1936—1954 дә төрмәдә һәм сөргендә булган.
Remove ads
Хәтер
- Кировоград шәһәре 1924—1934 елларда Зиновьевск дип аталган булган.
Моны да карагыз
- Лев Каменев
Чыганаклар
- http://www.hronos.ru 2015 елның 1 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads