Гуаңҗу

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гуаңҗу
Remove ads

Гуаңҗу (кыт. трад. 廣州, гад. 广州, пиньинь: Guǎngzhōu, элек Канто́н исем асында мәгълүм булган[19]) — Кытай Халык Җөмһүрияте шәһәре, Гуаңдуң провинциясенең башкаласы. Аспровинциаль әһәмиятле шәһәр.

Кыска фактлар Рәсми исем, Демоним ...

Халык саны — 11 071 429 кеше (шәһәрнең үзендә), ~14 000 000 кеше (шәһәртирә зонасы белән, 2013).

Remove ads

География

Шәһәр Көньяк Кытай диңгезе яр буеннан 110 км ераклыкта, Җуҗаң (Чжуцзян, ягъни «энҗеле») елгасы дельтасында урнашкан.

Тарих

Шәһәр б.э.к. 3 гасырдан мәгълүм. Урта гасырларда — эре сәүдә порты. 18 гасырда — чит илләр белән чикле күләмнәрдә сәүдә итү өчен бердәнбер Кытай порты булган. Нәнҗин килешүе буенча (1842) — 5 портлар исәбендә чит ил сәүдәсе өчен ачылган. Инглиз-франк-кытай сугышыннан (1856 — 60) Гуаңҗуда чит ил (инглиз-француз) концессиясе барлыкка килгән. 1938 — 45 еллардла япон оккупациясе астында булган.

Административ бүленеш

Подробнее Map, Исем ...

Икътисад

Гуаңҗу — Көньяк Кытайның икътисади үзәкләреннән берсе. Йөк әйләнеше буенча Көньяк Кытайның иң зур порт. Тимер юллар төене, халыкара аэропорт бар. Сәнәгать тарммакларыннан тукымачылык, азык-төлек, гомуим машиналар төзү, кара металлургия, кәгазь, химия, төзелеш материаллары сәнәгатьләре үсеш алган.

Мәдәният

Берничә югары уку йорт, шул исәптә Сүн Ятсен исемендәге университет (1924), табибият, педагогия, малия-икътисад институтлары, ботаника бакчасы һ.б. бар.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads