Дамирә Кузаева исемендәге премия
Әлмәт татар дәүләт драма театры 2016 елда булдырган премия From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дамирә Кузаева исемендәге премия (рус. Премия имени Дамиры Кузаевой) ― 2016 елда Әлмәт татар драма театрында булдырылган театр премиясе.
Remove ads
Исеме
- Төп мәкалә: Дамирә Кузаева

Әлмәт татар драма театры булдырган премиягә әлеге театрның әйдәүче актрисасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1979), Татарстан АССРның халык артисты (1986) Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева (1948―1993)[1] исеме бирелгән.
1970 елда Казан театр училищесын (СССР халык артисты Марсель Xәким улы Сәлимҗанов җыйган беренче актерлык курсы) тәмамлаган[2] (курсташлары Шамил Закиров, Луара Шакирҗанова, Фирдәввес Хәйруллина, Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Фәридә Хафизова, Илдус Вәлиев, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Ф. Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов)[3].
Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаган Мәдинә роле өчен 1979 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган (спектакльне куйган режиссер Гали Кәрим улы Хөсәенов белән берлектә)[4].
Remove ads
Тарихы

2016 елның августында Әлмәт татар драма театрының сәнгать советы карары белән оештырылган. Премиянең беренче ияләре: Алмаз Шаһимәрдәнов[5], Айрат Мифтахов[6].
Максаты
Әлмәт татар драма театры спектакльләрендә иң яхшы иҗади эшләрне ачыклау, талантлы театр башкаручыларын тану һәм бүләкләү, актерлык һөнәренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында оештырылган[7].
Кагыйдә буларак, ике актерга (берсе ― өлкәнрәк буын, икенчесе ― яшьрәк буын вәкиленә) бирелә. Яңа сезон ачылуга багышланган тантанада Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан булдырылган «Ел актеры» премиясе белән бергә тапшырыла[8].
Лауреатлар
Моны да карагыз: Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары
2024
- Зөлфия Газизова
- Рифат Әхмәдиев[9]
2023
- Асия Харисова[10]
- Миләүшә Юзаева[11]
2022
- Эльмир Нургалиев[12]
2021
- Илсур Хәертдинов[13]
- Наилә Мифтахетдинова[14]
2020
2019
2018
- Луиза Солтанова
- Илшат Агиев
2017
2016
- Алмаз Шаһимәрдәнов
- Айрат Мифтахов
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads