Шамил Закиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шамил Закиров
Remove ads

Шамил Зиннур улы Закировтатар җәмәгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Кыска фактлар Шамил Закиров, Туган телдә исем ...

1945 елның 15 мартында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институтын (хәзер Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. 1979–1985 елларда Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараен җитәкли, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр шурасында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1985 елның 5 февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире. 1998, 2002, 2005 елларда — Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале мөдире.

Озак еллар буенча туплаган төрле телләрдә басылган Коръән китаплары коллекциясен Казан кирмәнендә урнашкан "Кол Шәриф" мәчетенә тапшырган.

2012 елның 26 февралендә вафат була[2][3].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads