Дания Заһидуллина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дания Заһидуллина
Remove ads

Дания Заһидуллина, Дания Фатих кызы Заһидуллина (1964 елның 1 октябре, ТАССР, Мөслим районы, Әмәкәй) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2001), КФУ профессоры (2001 елдан), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2007), хакыйкый әгъзасы (2011). ТР ФА баш гыйльми сәркатибе (2007), вице-президенты (2016―2023)[1] . ТР язучылар берлеге әгъзасы (2005). ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди (2006) һәм Илдар Юзеев (2005) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Филология фәннәре буенча диссертацияләр яклау шурасының гыйльми сәркатибе. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура рәисе урынбасары итеп сайланган (2017)[2].

Кыска фактлар Дания Заһидуллина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 1 октябрендә Татарстан АССР Мөслим районы (1962-1964 елларда Сарман районы) Әмәкәй авылында туган. Әмәкәй урта мәктәбен (1981), Казан дәүләт университетының филология факультетын (1986), аспирантурасын (1993) тәмамлаган. Балтач районы Түнтәр, Казан шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1989 елдан КДУның татар әдәбияты кафедрасында лаборант, 1992 елдан укытучы булып эшли. 1993 елда филология фәннәре кандидатлыгына, 2001 елда татар әдәбияты теориясе тарихы буенча филология фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. КФУның хәзерге заман татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире[3].

Remove ads

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе

200дән артык хезмәте (шул исәптән, 13 укыту-методик, 98 фәнни хезмәт) басылган. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык, 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Remove ads

Китаплары

Подробнее Китаплары ...

Җәмәгать эшчәнлеге

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура рәисе урынбасары итеп сайланган (2017). 2024 елда Милли шурадагы рәсми вазыйфасын туктаткан[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads