Демна Гвасалия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Демна Гвасалия
Remove ads

Демна Гвасалия (гөрҗ. დემნა გვასალია; 1981 елның 25 марты, Сухум, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан дизайнеры, Vetements брендын уйлап табучы, 2015 елдан башлап Balenciaga мода йортының креатив директоры[2].

Кыска фактлар Демна Гвасалия, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Демна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус[3]. 1997 елдан Тбилиси дәүләт университетында(рус.) халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчә[4]. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый[3].

Remove ads

Карьера

Maison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә[5][6]. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» (фр. vêtements) дигәнне аңлата.

Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора[7][8]. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә[9].

2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була[10].

2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый[11]. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры була[12][13].

Remove ads

Шәхси тормыш

2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора[14] .

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads