Тринитротолуол
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тринитротолуол (тротил, тол, C7H5N3O6) — шартлаткыч матдә; төссез, ләкин сакланганда саргая торган кристалл. Моляр масса 227,13 моль. Ацетон һәм бензолда яхшы, суда аз эри; катылану температурасы 80,85°С, тыгызлыгы 1641 кг/м3 (25°Ста). Химик яктан нык, озак вакыт дәвамында шартлау үзлекләрен югалтмый. Шартлаганда күп микъдарды зәһәрле углерод әчемәсе хасил була. Тринтротолуол азот һәм күкерт кислоталары катнашмасы ярдәмендә нитролау юлы белән алына. Сәнәгатьтә һәм хәрбияттә мөстәкыйль рәвештә дә, башка шартлаткыч матдәләр составында (алюмотол, аммонал, аммонит, аммотол һ.б.) да киң кулланыла.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads