Димитарлау мәчете
ислам гыйбадәтханәсе (Димитарлау, Сарман районы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Димитарлау мәчете, рәсми исеме Нуретдин мәчете (рус. Димитарловская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Петровский Завод авыл җирлеге[d] составындагы Димитарлау (Дөмәй Тарлавы) авылында[1] 2005 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Remove ads
Тарих
1870 ел мәгълүматлары буенча, Димитарлауда мәчет, мәктәп булган (1913 елда анда 80 шәкерт белем алган). [2] [3]
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Димитарлау (Дөмәй Тарлавы) авылында 967 кеше (506 ир-ат һәм 461 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар.
XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп эшләгән. [4]
Беренче җәмигъ мәчетендә имамнар:
- 1858 елдан ― Фәйзулла Зәйнулла улы
- Габделҗаббар Искәндәр улы (1779―1847)
- 1859 елдан ― Шәрифулла Хәбибулла улы
- 1910 елдан ― Хөснелгата Шәрифулла улы Хәбибуллин (1885―1921)
- 1922 елдан ― Зарифулла Габдулла улы (шул ук елны Бөгелмәгә күчерелгән) [5]
Икенче җәмигъ мәчетендә имамнар:
- 1893 елдан ― Габделҗәлил Габделлатыйп улы (1868 елгы, Сарманда туган). 1893 елның 14 гыйнварында Ырынбур мөселман диния нәзарәтендә имтихан тотып, имам-хатыйп һәм мөгаллимлеккә рөхсәт (указ) алган.
- 1895 елдан – Зиннур Нәҗметдин улы (1871 елгы), азанчы һәм мөгаллим.
1912 елда төзелгән өченче җәмигъ мәчетендә имамнар:
- 1913 елдан ― Мөхәммәтнәҗип Гайнулла улы Гайнимөхәммәтов (1885 елгы)
- 1915 елдан ― Хәкимхан Мөхәммәтвәли улы Зөбәеров
Димитарлау мәчете азанчысы Каюм карый Абдулла улы Моратшин (1885 елда хәзерге Мөслим районы Баланлы авылында туган) 1931 елның 2 апрелендә кулга алынган һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән, 1989 елда акланган. Мөтәвәли Нуретдин Хисаметдинов (1866 елда Димитарлауда туган) 72 яшендә 1938 елның 7 июлендә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, 1992 елда акланган. [5]
ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1340 указы нигезендә авылда мәчет ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәктәп итеп файдалану өчен тапшырыла. [6]
Remove ads
Яңа бина
2005 елда кызыл кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Нуретдин» исеме бирелгән. Мәчет төзелешенә Сарман районы башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән авылдашлары Ләис Һадиевич Нуретдинов (1957 елгы) [7] үз өлешен керткән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~40 кеше сыйдыра. Манарасы бинага керү юлы өстендә. Имамнар:
- 2005―2011 елларда ― Рәмзи хәзрәт Корбанов
- 2011 елдан ― Газизҗан хәзрәт Хәбибҗанов[5]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads