Бөгелмә

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia

Бөгелмәmap
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше. Бөгелмә – Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге.

Кыска фактлар Бөгелмә, Нигезләнү датасы ...

Thumb
Туган якны өйрәнү музее
Thumb
Ярослав Һашек музее
Thumb
Татар тарихы һәм мәдәнияте музее
Thumb
Рус драма театры
Remove ads

Тарих

1736 елдан бирле күбрәк татар авылы дип санала.
1781 елда Уфа өязе
1806 елдан – Ырынбур өязе
1851 елдан – Самар губернасы шәһәре статусын алды
1920 елдан башлап Татарстан Республикасы составында
1920-30 елларда кантон үзәге
1930 елдан башлап – Бөгелмә районы үзәге


Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 81677 кеше яши[5], шул исәптән: урыслар — 60,69%, татарлар — 32,28%, башка халыклар — 4,64%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 2,39%[5].

Сәнәгать

  • механик заводы
  • "Нефтеавтоматика" заводы
  • электротехник заводы
  • механик әйберләр төзәтү заводы
  • кирпеч заводы
  • тимер-бетон әйберләре заводы
  • фәгъфур заводы
  • төзү конструкцияләре комбинаты
  • йорт җиһазлары фабрикасы
  • тегү фабрикасы
  • май-сыр комбинаты
  • ит комбинаты
  • аракы-шәрәб заводы
  • сыра заводы

Транспорт

Автомобиль юлларының хәрәкәт юнәлеше:

Тимер юлда хәрәкәт Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясе аша гамәлгә ашырыла. Һава юлы хәрәкәте Бөгелмә аэропорты аша башкарыла. 2015 елның гыйнварына кадәр пассажирларны «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе йөртә. Хәзер пассажирларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Мәскәү, Сочи, Сургут һәм Нижневартовскига алып бара. Шәһәр транспорты шәһәрнең барлык өлешләрен, шул исәптән якындагы Подлесный, Прогресс, Каенлык, Кече Бөгелмә һәм Забугоровка торак пунктларын үз эченә алган унике автобус маршруты белән тәкъдим ителгән.

Remove ads

Мәгариф

  • Фәнни тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институты
  • "Табигать битумы" мәсьәләсе буенча нефть ВНИИның комплекс бүлеге
  • "Татнефтегеофизика" СБсе

ВУЗлар

ССУЗлар
Remove ads

Мәдәният

Дин

Thumb
«Гәүһәр» мәчете
Православие

Әлмәт епархиясенең Бөгелмә округы

  • Бөгелмә шәһәренең Казан-Богородица монастыре собор чиркәве
  • Казан соборы
  • Серафим Соровский храмы
  • Иоанн Предтеча тууы Гыйбадәтханәсе
  • Георгий Победоносец истәлеге чиркәве
  • «Барлык хәсрәтләнүчеләр шатлыгы» Алла Анасы иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә [7]
Ислам

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте

Remove ads

Бүләкләре

  • Хөрмәт Билгесе ордены (1982 ел) - хуҗалык, мәдәният һәм социаль өлкәдәге уңышлары өчен;
  • ЮНЕСКОның "Тынычлыкның пальма ботагы" Алтын медале (2001 ел);
  • БМОның "БМО-Хабитат" Хөрмәтле исемлегенә кертелә (2011 ел) - "Чиста су" проектын тормышка ашырган өчен;
  • III дәрәҗә Диплом (2002 ел) - "Россиянең иң җыйнакландырылган шәһәре" Бөтенроссия ярышы (халкы 100 меңнән кимрәк шәһәрләр арасында)

Шәһәрдә туган билгеле кешеләр

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Подробнее туу, Исем ...
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads