Дмитрий Менделеев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дмитрий Менделеев
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Дмитрий Иван улы Менделеев (рус. Дми́трий Ива́нович Менделе́ев; 27 гыйнвар (8 февраль) 1834, Тубыл — 20 гыйнвар (2 февраль) 1907, Санкт-Петербург) — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы. Санкт-Петербург университеты профессоры, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире. Иң зур ачышларының берсе — химик элементларның периодик законы.

Кыска фактлар Дмитрий Менделеев, Туган телдә исем ...

Ул уйлап тапкан төтенсез дары төренең беренче партиясе 1893 елда Бандүк авылындагы (хәзер Менделеевск шәһәре) химия эаводында эшләнә, галим шунда химик технология мәсьәләләре буенча консультант була.

Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Ул гаиләдә соңгы – унҗиденче бала була. 13 яшендә – әтисез, ә студент елларында әнисез кала. Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта.

Гаиләсе

Менделеев ике мәртәбә өйләнгән. Беренче хатынын үзеннән күпкә яшь кыз өчен ташлаган, бу гамәл җәмгыятьтә ризасызлык тудырган. Дмитрий Иванович алты бала атасы: икесе Феозва Лещева белән беренче никахтан туа, дүртесе – Анна Попова белән икенче никахтан. Өлкән улы Владимир диңгез офицеры була. Өлкән кызы Ольганың токымлы этләр үрчетүе турында билгеле. Кызы Любовь Мейерхольд төркемендә артист була һәм Александр Блокка кияүгә чыга. Иван, әтисе юлыннан китеп, метрология институтында эшли. Мария әтисенең Ленинград университеты каршындагы музей-архивын җитәкли. Василий су асты көймәләре, миналарга киртә ясау конструкторы була. Россиядә беренче бронировкаланган чылбырлы трактор проектын эшли.[9]

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads