Дмитрий Фурманов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дмитрий Фурманов
Remove ads

Дмитрий Андрей улы Фурманов (Дмитрий Андреевич Фурманов, чын фамилиясе — Фурман, 26 октябрь (9 ноябрь) 189115 март 1926 ел) — рус совет язучысы, революционер.

Кыска фактлар Дмитрий Фурманов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биография

Thumb
Сергей Малютин. Фурманов портреты, 1922

Дмитрий Фурманов 1891 елның 26 октябрьдә (9 ноябрьдә) Кострома губернасы Нерехта өязенең Середа авылында (1941 елданФурманов шәһәре) крестьян гаиләсендә туган. Тиздән Фурмановлар гаиләсе Иваново-Вознесенскига күчә.

19001903 елларда Фурманов шәһәр училищесында белем ала. 1908 елда Киңәшмә рельный училищесының 5 класска укырга керә. 1912 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тиздән тарих-филология факультетына күчә. 1915 елда укуны тәмамлый һәм Беренче бөтендөнья сугышында Кызыл Крестының шәфкать бертуганы буларак катнаша.

1916 елда Иваново-Вознесенскига кире кайта, анда социалистов-революционерлар һәм анархистлар оешмаларында катнаша.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Иваново-Вознесенск губернасы башкарма комитетының рәисенең урынбасары (рәисе — Михаил Фрунзе). 1918 елның июньдә БКП (б)га керә. Иваново-Вознесенск полкының составында, Ватандашлар сугышының фронтына китә. Моннан соң — Василий Чапаевның 25-нче укчылар дивизиясенең комиссары, Төркистан фронтының сәяси идарәсенең башлыгы, Җидесу өлкәсендә Революцион Хәрби Советы вәкиле, Епифан Ковтюх җитәкчелегендәге Кубаньга десантының комиссары.

1924—1925 елларда — Мәскәү пролетар язучылар берләшмәсенең секретаре.

1926 елның 15 мартында менингиттан үлә. Новодевичье зиратында күмелә.

Remove ads

Бүләкләр

Төп әсәрләр

  • 1922 — «Красный десант»
  • 1923 — «Чапаев»
  • 1923 — «В восемнадцатом году»
  • 1925 — «Мятеж»

Истәлек

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads