Екатерина Кост
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Екатерина Андреевна Кост (1888 — 1975) — совет галиме-гематологы, медицина фәннәре докторы (1952), профессор (1953). РСФСР ның атказанган табибы (1947).
Remove ads
Биографиясе
Екатерина Андреевна Кост 1888 елда Мәскәүдә туган.
1913 елда Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының медицина факультетын тамамлай.
1914 елдан ординатор, ә 1921 елдан Икенче Мәскәү дәүләт университетының госпиталь терапевтик клиникасында ассистент булып эшли. 1943 елдан — тоташ профессиональ белемнең Россия медицина академиясендә клиник лаборатор диагностика кафедрасы мөдире. 1952 елда «Гипо- и гиперпластические процессы при заболеваниях кроветворного аппарата» темасына докторлык диссертациясе яклый, 1953 елда профессор дәрәҗәсен ала.
Е.А. Кост геморрагик диатезларга, кан барлыкка килүнең гипо — һәм апластик процесларына багышланган 80-дән ашыү гилми хезмәт һәм 5 монография бастырып чыгара.
Е. А. Кост 1955 елдан «Лабораторное дело» (1955-1969) журналының оештыручысы һәм җаваплы мөхәррире була, 1938 елдан алып — ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа медицина техникасын кертү буенча комитетның лаборатор комиссиясе рәисе, 1947 елдан — табиб-лаборантларның Бөтен Союз гыйльми җәмгыяте рәисе, 1966 елдан — Болгариянең клиник лабораториясе буенча гыйльми җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы була. Е.А. Кост Зур медицина энциклопедиясенең 2-се басмасында «Внутренние болезни» мөхәрририят бүлегенең мөхәррире була[1].
Remove ads
Наградалары
Исеме
- РСФСР ның атказанган табибы (1947)
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads