Екатерина Кост

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Екатерина Андреевна Кост (18881975) — совет галиме-гематологы, медицина фәннәре докторы (1952), профессор (1953). РСФСР ның атказанган табибы (1947).

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Екатерина Андреевна Кост 1888 елда Мәскәүдә туган.

1913 елда Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының медицина факультетын тамамлай.

1914 елдан ординатор, ә 1921 елдан Икенче Мәскәү дәүләт университетының госпиталь терапевтик клиникасында ассистент булып эшли. 1943 елдан — тоташ профессиональ белемнең Россия медицина академиясендә клиник лаборатор диагностика кафедрасы мөдире. 1952 елда «Гипо- и гиперпластические процессы при заболеваниях кроветворного аппарата» темасына докторлык диссертациясе яклый, 1953 елда профессор дәрәҗәсен ала.

Е.А. Кост геморрагик диатезларга, кан барлыкка килүнең гипо — һәм апластик процесларына багышланган 80-дән ашыү гилми хезмәт һәм 5 монография бастырып чыгара.

Е. А. Кост 1955 елдан «Лабораторное дело» (1955-1969) журналының оештыручысы һәм җаваплы мөхәррире була, 1938 елдан алып — ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа медицина техникасын кертү буенча комитетның лаборатор комиссиясе рәисе, 1947 елдан — табиб-лаборантларның Бөтен Союз гыйльми җәмгыяте рәисе, 1966 елдан — Болгариянең клиник лабораториясе буенча гыйльми җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы була. Е.А. Кост Зур медицина энциклопедиясенең 2-се басмасында «Внутренние болезни» мөхәрририят бүлегенең мөхәррире була[1].

Remove ads

Наградалары

Исеме

  • РСФСР ның атказанган табибы (1947)

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads