Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе (Тукай районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тереклек бирүче Өчлек (Живоначальная Троица) гыйбадәтханәсе (рус. Храм Живоначальной Троицы) — Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылында урнашкан гыйбадәтханә.
1825 елда Алабуга шәһәре сәүдәгәре Петр Иван улы Новиков белән килешү төзелә.
1831-1852 елларда Уфа губернасы архитекторы А.В.Алферов проекты буенча төзелә. 1835 елда Покрау янкормасы (рус. Покровский придел), 1852 елда төп Троицк тәхете изгеләндерелә. Төзелешнең озакка сузылуы акчаның җитмәве белән аңлатыла.
1939 елда гыйбадәтханә ябыла, чаңнары төшерелә. Советлар заманында склад рәвешендә файдаланыла.[1]
2003 елда Казан епархиясенә кайтарыла. 2024 елдан яңа оештырылган Яр Чаллы епархиясе карамагында.
Бүгенге көндә торгызу эшләре алып барыла.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads