Яр Чаллы епархиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яр Чаллы епархиясе (рус. Набережночелнинская епархия) ― Рус православ чиркәвенең Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә 2024 елның 25 июлендә оештырылган епархиясе. Татарстан митрополиясенә карый[1].

Remove ads
Тарих
Яңа епархия төзү турында гаризаны Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл биргән. Рус Православ чиркәвенең Изге синоды[d] Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә (Татарстан мирополиясенең Казан епархиясеннән аерып чыгарып) Яр Чаллы епархиясен оештырырга карар иткән. Әлеге карар Мәскәүдәге Данилов монастырендәге Патриарх һәм Синод резиденциядә Рус Православ чиркәве Изге синодының Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл рәислегендә үткән 2024 елның 25 июлендә утырышында кабул ителгән (Журнал № 72). Яңа төзелгән Яр Чаллы епархиясен Татарстан митрополиясе составына кертергә карар кылынган[1].
Епархия башлыгы «Яр Чаллы һәм Алабуга» (рус. «Преосвященный Набережночелнинский и Елабужский») титулын йөртәчәк[1].
Remove ads
Епископ
Яңа оештырылган епархиянең беренче епискобы итеп Липецк епархиясе[d] клиригы иеромонах Гавриил (Мельников) билгеләнгән. Гавриил (Мельников) ― Задонскидагы Раштуа-Богородица ирләр монастыренда яшәүче, богословие докторы, П. П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге Липецк дәүләт педагогика университеты[d] укытучысы. Игумен Гавриил (Мельниковны) епископлыкка, архимандрит дәрәҗәсенә күтәрү урыны һәм вакыты Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл карамагына калдырылган[1]. Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл архимандрит Гавриил (Мельниковны) 2024 елның 1 сентябрендә епископ дәрәҗәсенә күтәрә[2].
Remove ads
Благочиниеләр
- Алабуга округы — иеромонах Кирилл (Забавнов) (Алабуганың Спас җәмигы җитәкчесе).
- Чулман аръягы округы — протоиерей Андрей Дубровин (Яр Чаллы Изге Күккә Ашу әрхәрәй утары җитәкчесе).
һ.б.
Төп гыйбадәтханә
- Төп мәкалә: Яңадан терелү җәмигы (Яр Чаллы)
Яр Чаллы епархиясенең төп гыйбадәтханәсен (рус. Соборный храм) 9нчы комплекста Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы[en] проспектлары киселешендә, Europa Tower торак комплексы янында элеккеге автостоянка участогында төзергә планлаштыралар. Аны төзү өчен 1,9 га мәйданлы участокны Яр Чаллы мэриясе бүлеп биргән. Гыйбадәтханә «уртача» зурлыкта, ~700 кеше сыйдырышлы булачак[3].
Remove ads
Чиркәүләр
- Серафим Саровский чиркәве (Яр Чаллы)
- Георгий Победоносец чиркәве (Яр Чаллы)
- Боровецкий чиркәве (Яр Чаллы)
- Орловка чиркәве (Яр Чаллы)
- Богородица чиркәве (Алабуга)
- Спас чиркәве (Алабуга)
- Живоначальная Троица чиркәве (Олы Качык, Алабуга районы)
- Архангел Михаил чиркәве (Олы Елау, Алабуга районы)
- Уар чиркәве (Ык Тамагы, Менделеевск районы) → төзелә
- Тихон Амафунтский чиркәве (Тихоново, Менделеевск районы)
- Изге Николай чиркәве (Минзәлә)
- Казан Изге Ана иконасы чиркәве (Минзәлә)
- Николай Чудотворец чиркәве (Князево, Тукай районы)
- Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе (Новотроицк, Тукай районы)
- Вознесение Господня чиркәве (Иске Маҗын, Минзәлә районы) → торгызыла
- Спас чиркәве (Останково, Тукай районы) → торгызыла[4]
- һ.б.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads