Казан епархиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казан епархиясе (рус. Казанская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Идарә итүче әрхәрәй:
2015—2020 елларда — Татарстан митрополиты Феофан.
2020 елның 8 декабреннән — Татарстан митрополиты Кирилл.
Епархия идарәсе — Казан, К. Маркс ур., 9/15.

Remove ads
Территория






Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.
Remove ads
Кафедраль җәмигълары
Казанның Ару хәбәр җәмигы, Казанның Никола җәмигы, Казанның Петр һәм Павел җәмигы.
Приходлар
- Храмнар — 225
- Чәсәүнәләр — 60
- Келәү йортлары — 9
- Башка биналарда бүлмәләр — 8
Клириклар
- Руханилар — 273
- Диаконнар — 52
Тарих
1555 елда Явыз Иван фәрманы белән Мәскәү митрополиты Макарий каршында Казан епархиясе булдырыла. Казан һәм Зөя архиепискобы итеп Тверьның Селижар кәшишханәсе игумены Гурий (Руготин) билгеләнә. Ул Казанга архимандритлар Варсонофий һәм Герман белән килә. Казан епархиясе Көнчыгыш рус епархияләре арасында Мәскәү митрополиясе, Түбән Новгород архиепископлыгыннан кала өченче баскычта тора. 1589 елның 26 гыйнварыннан митрополиягә үзгәртелә. Казан епархиясе көньяк-көнбатышта — Сыры (Сура) елгасына кадәр Тау ягы (Козьмодемьянск, Васильсурск, Чабаксар, Чуел (Цивильск), Зөя, Тәтеш) һәм Болын ягы (Санчурск, Йошкар-Ола (Царевококшайск); төньяк-көнбатышта — Ветлуга елгасына кадәр булган барлык җирләр; Вятка елгасының урта агымына кадәр булган Вятка иле җирләре (1658 елда яңа төзелгән Вятка епархиясенә күчереләләр); көнчыгышта — Казан, Әстерхан, өлешчә Себер ханлыгы җирләре (1586 елда Уфа һәм Бөре кушыла); көньякта — Әстерхан ханлыгының Терек елгасындагы Терский городокка кадәр булган җирләре (1602 елда яңа төзелгән Әстерхан епархиясенә күчереләләр).
1917 елга Казан епархиясе Казан губернасы җирләрен генә эченә ала.
1922-1938 елларда бер үк исемдәге яңарылыш епархиясе (ru) яшәп килә.
1993 елның 11 июнендә Казан епархиясеннән Мари Иле чикләрендә Йошкар-Ола епархиясе аерылып чыга.
2012 елның 6 июнендә мөстәкыйль Әлмәт һәм Чистай епархияләре аерылып чыга. Казан епархиясе составында Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре кала. Казан епархиясе Татарстан митрополиясенең үзәге итеп билгеләнә.
2015—2020 елларда идарә итүче әрхәрәй — Татарстан митрополиты Феофан. Ул вафат булу сәбәпле, 2020 елның 20 ноябреннән епархиянең вакытлы идарәчесе — Иоанн (Тимофеев), Йошкар-Ола һәм Мари Ил митрополиты[2].
Remove ads
Тарихи атамалары
- 1555-1589 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1589-1602 — Казан һәм Әстерхан епархиясе
- 1602-1799 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1799-1832 — Казан һәм Сембер епархиясе
- 1832-1930 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1948 (телгә алына) — Казан һәм Татар епархиясе
- 1949-1957 — Казан һәм Чистай епархиясе
- 1957-1993 — Казан һәм Мари епархиясе
- 1993-2012 — Казан һәм Татарстан епархиясе
Тарихи викарий епархияләре
Благочиниеләр
- I Казан благочиние округы (Вахитов, Идел буе районнары) — благочинный протоиерей Алексий Чубаков.
- II Казан округы (Киров, Мәскәү районнары) — игумен Пимен (Ивентьев).
- III Казан округы (Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары) — игумен Игнатий Григорьев.
- IV Казан округы (Совет районы) — протоиерей Владимир Пономарев.
- Буа округы — протоиерей Иоанн Ткачук.
- Югары Ослан округы — иерей Владимир Чибирев.
- Биектау округы — иерей Виталий Ульянов (Усад авылы храмы җитәкчесе).
- Алабуга округы — протоиерей Сергий Лепихин (Алабуганың Покрау җәмигы җитәкчесе).
- Чулман аръягы округы — протоиерей Андрей Дубровин (Яр Чаллы Изге Күккә Ашу әрхәрәй утары җитәкчесе).
- Яшел Үзән округы — протоиерей Святослав Мирганиев (Яшел Үзәннең Гари бистәсе Петр һәм Павел чиркәве җитәкчесе).
- Кайбыч округы — иерей Николай Ермолаев (Кайбыч районы Торым авылы ИзгеТроицк чиркәве җитәкчесе).
- Кукмара округы — протоиерей Сергий Елисеев.
- Лаеш округы — иерей Федор Сапаров (Сталбишчы авылындагы Казан изгеләре чиркәве җитәкчесе).
- Мамадыш округы — протоиерей Димитрий Морозов.
- Питрәч округы — иерей Павел Кириллов (Питрәч районы Пановка авылы Могҗиза тудыручы изге Николай чиркәве җитәкчесе).
- Балык Бистәсе округы — иерей Александр Маслов (Анатыш авылындагы Аллаһның күренүе чиркәве җитәкчесе).
- Тәтеш округы — протоиерей Валентин Кострин.
Remove ads
Епархиянең социаль оешмалары
Епархиянең уку йортлары
- Казан руханилар семинариясе (420036 Казан, Челюскин ур., 31А)
- Гурий Казанлы исемендәге православие гимназиясе (Казан, Т. Миңнуллин ур., 19А)
Күп функцияле үзәк
2023 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы 12нче йортта Казан епархиясенең рухи, белем тарату һәм православие динендәгеләрнең изге урыннарына бәйле үзәге (рус. Многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии) ачылган. [4]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads