Зауришийлар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зауришийлар
Remove ads

Зауришийлар (лат. Saurischia, бор. грек. кәлтә оча сөякле) — динозаврларның триас чорының уртасында барлыкка килгән беренче тәртибе. Кемдер зауришийларны һәм орнитишийларны архозаврлар өстәртибенең аерым төркемнәренә чыгара[1]. Динозаврларны, ләгәннәре төзелешендәге аерманы күреп, ике тәртипкә 1887 елда профессор Гарри Говьер Сили аерган[2]. Зауришийларның лонный сөяге, башка сөйрәлүчеләрнекедәй, алга юнәлешелгән, ә орнитишийларныкы, кошларныкыдай, — атрка[2].
Зауришийлар тәртибенең өч ботагы бар[1]:

  • целурозаврлар — вак, җиңел, озынмуенлы һәм тиз ерткыч хайваннар. Иң бәләкәкәй динозаврлар — компсогнатуслар — бу төркемгә караганнар;
  • карнозаврлар — эре, авыр һәм акрын ерткычлар. Шушы төркемгә тиранозавр рекс, спиннозавр һ.б. ерткыч гигантлар карый. Кайбер әдәбияттә целурозаврлар һәм карнозаврлар тероподларга бергәләштереләләр[2];
  • завроподлар — авыр, бик эре, озынмуенлы һәм озынкойрыклы хайваннар. Кагыйдә буларак, үсемлекне ашаганнар. Шушы ботакка диплодоклар, платеозавр, маменчизавр һ.б. карыйлар.
Кыска фактлар Зауришийлар, Халыкара фәнни исем ...
Thumb
Овираптор — целурозавр
Thumb
Брахиозавр — завропод
Remove ads

Шулай ук кара

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads