Орнитишийлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Орнитишийлар (лат. Ornithischia, бор. грек. кош оча сөякле) - динозаврларның триас чорының азагында барлыкка килгән тәртибе. Кемдер орнитишийларны һәм зауришийларны архозаврлар өстәртибенең аерым төркемнәренә чыгара[1]. Динозаврларны, ләгәннәре төзелешендәге аерманы күреп, ике тәртипкә 1887 елда профессор Гарри Говьер Сили аерган[2]. Зауришийларның лонный сөяге, башка сөйрәлүчеләрнекедәй, алга юнәлешелгән, ә орнитишийларныкы, кошларныкыдай, — атрка[2].
Барлык орнитишийлар үсемлекашаучылар иде. Бу тәртипнең өч төп ботагы бар[1]:
- Орнитоподлар (кошаяклылар) — икеаяклы, баштан вак һәм тиз, шуннан (юра чорының азагында - акбүр периодының башында) авыр һәм әкрен төрләр биргән төркем; вәкилләре - игуанодон, һадрозаврлар, фаброзаврлар һ.б.;
- Анкилозаврлар һәм стегозаврлар — броняга ябынганнар дүртаяклы динозаврлар. Гелиозавр, коритозавр һ.б.;
- Цератопслар — тутыйборынлы динозаврлар. Беренчеләре — триас чорының азагындагы фауна вәкилләре — икеаяклы булганнар. Акбүр чорының уртасында дүрт аякка басканнар. Шушы ботакка трицератопс карый.

Remove ads
Шулай ук кара
- Мезозой дәвере
- Сөйрәлүчеләр
- Диапсидлар
- Архозаврлар
- Диапсидлар
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads