Заһидулла Сюняев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Заһидулла Сюняев (1929-2001) – нефтехимик һәм нефть эшкәртүче галим. Техник фәннәр докторы, профессор (1970), Башкортстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. БАССР (1967), РСФСР (1974) атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән (1971).
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Заһидулла Исхак улы Сюняев 1929 елны Мордовиянең Татар Виләзмәсе авылында дөньяга килгән. 1953 елда Мәскәүнең И.М. Губкин исемендәге нефть институтын тәмамлый. 1961-76 елларда нефть һәм газ технологиясе һәм эшкәртү кафедрасы мөдире, 1970-76 елларда Уфа нефть институтында ректор. 1976 елдан И.М. Губкин исем. нефть институтында кафедра мөдире
Гыйлми хезмәтләрендә нефть системаларының физик-химик сыйфатларының аларның дисперсияле төзелеше белән бәйләнеше теоретик фикерләре үстерелгән һәм “нефть системасының экстремаль халәте” төшенчәсе әйләнешкә кертелгән. Ул яңа нефть продуктларын ясау процессының интенсификациясе нигезләрен тәкъдим иткән (коелучан материалларның, кораб ягулыгы, пеклар һ.б. ябышуга һәм туңуга каршы профилактик чаралар).
10 китап, барлыгы 500 артык фәнни хезмәт, 30 авторлык таныклыгы авторы. Якынча 120 фән кандидатын һәм докторын әзерләп чыгарды.
Remove ads
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе 2013 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган.
Библиография
- Прикосновение: Сюняев Загидулла Исхакович : воспоминания коллег, друзей и родных. Альберт Ильич Владимиров. Интерконтакт, 2005.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

