Зирекле (Норлат районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зирекле (шулай ук Иске Зирекле)— Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. Авыл Фома һәм Чулпан авыллары арасында урнашкан.
Халык саны — 426 тирәсендә. Почта индексы — 423012.
Remove ads
Тарих
XVIII гасырда нигезләнгән. Элек авыл тирәсендә зирек агачлары күп үскән һәм исеме шуннан алынган.
Демография
Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
692 | 1097 | 1213 | 1443 | 1159 | 781 | 690 | 685 | 743 | 643 | 425 | 426 |
Күренекле кешеләр
- Наил Шарапов – Норлат районы җитәкчесе.
Социаль тармак
Мәчет бар, беренче имам-хатыйбы - Касыйм Мотыгуллин (Хасибулла).
Авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Мәдәният йорты бар.
СССР вакытында авылдан ерак түгел пионер лагере төзелергә булган. Хәзер анда яшеллек һәм ясалма күл урыны калган, ләкин халык аны барыбер искечә «бассейн» дип йөртә. Хәзер анда Сабантуй уздыралар.
Сәнәгать
СССР вакытында авылда кирпеч заводы эшләгән, хәзер аның өчен махсус ясалган тирән түгел күл генә калган.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[3]
Remove ads
Галерея
Мәдәният йорты Һәйкәл Кышкы күренеш
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads