Илнур Гайфуллин
балет артисты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илнур Гайфуллин, Илнур Юрик улы Гайфуллин (Ильнур Юрикович Гайфуллин; 1989 елның 2 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет артисты (солисты). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1989 елның 2 августында Уфада туган. Балетка әнисенең киңәше белән килгән. 7 яшеннән бию түгәрәгендә халык биюләре белән шөгыльләнгән. 10 яшендә хореография училищесына укырга кергән[1].
Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесын (хәзерге көллият[d]) тәмамлаган (А. З. Хәкимов классы)[2].
Чыгарылыштан соң, 2007 елдан 2013 елга кадәр Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә күп кенә әйдәүче партияләрдә биегән: Альберт (А. Адан[d] «Жизель») , Конрад, pas d`esclave (А. Адан «Корсар»), Базиль, Эспада, Болеро (Л. Минкус[d] «Дон Кихот»), Солор, Индус биюендә солист, Кол (Л. Минкус «Баядерка»), Франц (И. Штраус[d] «Зәңгәр Дунай»), Зигфрид, Явыз гений, Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле»), Принц Дезире, Принцесса кавалеры (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл»), Принц, Француз курчагы (П. Чайковский «Щелкунчик»), Жан де Бриен, Панадерос, Ромео, Тибальд (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта»), Испания (С. Прокофьев «Золушка»), Хозе (Р. Щедрин[d] ― Ж. Бизе «Кармен-сюита»), Красс (А. Хачатурян «Спартак») һ.б.[3]
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры труппасы составында Таиланд (2008), Кытай (2008), Мексика (2009), Италия (2009, 2010, 2011), Алмания (2011), Чехия (2011), Латвия (2011), Финляндия (2011) шәһәрләренә гастрольләргә чыккан[3].
2013 елда Уфа театры реконструкциягә ябылгач, Казанга күчеп килгән[1].
2013 елдан ― М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет артисты (солист). Кордебалеттан башлаган, хәзер ― театр премьеры, спектакльләрдә барлык әйдәп баручы партияләрне башкаручы.
Репертуарында:
Принц Зигфрид , Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле», М. Петипа һәм Л. Иванов хор.), Принц (П. Чайковский «Щелкунчик», В. Вайнонен хор.), Принц Дезире, Кавалер (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл», М. Петипа хор.), Граф Альберт (А. Адан «Жизель», Ж. Перро, Ж. Коралли һәм М. Петипа хор.), Конрад (А. Адан «Корсар», М. Петипа һәм К. Сергеев хор.), Принц (К. Хачатурян[d] «Белоснежка и семь гномов», Б. Мягков хор.), Павлин (Р. Әхиярова «Алтын Урда», Г. Ковтун хор.), Парис (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта», Б. Мягков хор.), Юлчы, Кияү (CARMINA BURANA, яки Фортуна тәгәрмәче, К. Орф музыкасы, А. Полубенцев хор.), Студент (В. Гаврилин «Анюта», В. Васильев хор.), Иакинф («Иакинф» Р. Әхиярова, А. Полубенцев хор.) һ.б.[3]

Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2025 – Татарстан Республикасының атказанган артисты[4]
- 2025 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Иакинф» балетын куйган өчен[5]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads