Чехия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чехия
Remove ads

Че́хия (чех. Česko), рәсми атамасы Че́х Җөмһүрияте (чех. Česká republika) — Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Төньякта Ләхстан, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания, көньякта Австрия, көнчыгышта исә Словакия белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1 880 км. Илнең башкаласы — Праһа каласы. Хәзрге Чехия составына түбәндәге тарихи өлкәләр керәләр: Боһемия (чех. Čechy), Моравия (чех. Morava) һәм Чех Силезиясе (чех. české Slezsko). Элек Боһемия Чех кыйраллыгының үзәге булган.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

1999 елдан Чехия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европа Берлегенә керә.

Remove ads

География

Чехия — Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Төньякта Ләхстан, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания белән, көньякта Австрия белән, һәм көнчыгышта Словакия белән чикәтш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1880 километрга тиң. Чехия ландшафтлары бик төрле. Көнбатыш өлешендә (Боһемия) илнең иң биек ноктасы — 1602 м биеклектәге Снежка тавы урнашкан. Көнчыгыш өлеше — Моравия дә шактый калкулыклы һәм нигездә Морава елгасы бассейнында урнашкан; шулай ук Одер елгасы башын үз эченә алган. Диңгезчыгыш булмаган Чехия териториясеннән елгала өч диңгезгә барып кушылалар: Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгезләр.

Remove ads

Тарих

Чехия территориясендә кеше палеолит дәвереннән башлап яши. Безнең эрага кадәр 400-елларда бу бирдә кельтләр, б.э. 1 гасырда кельт кабиләләрнең бойи төркеме яшәгән (Чехиянең латыйн һәм алман исеме Боһемия шуннан чыккан).

Урта гасырлар

Беренче меңъеллык уртасында Чехиядә славян кабиләләре күпчелекне тәшкил итә башлады. 7 гасырда Чехия җирләрендә Само дәүләте, 9—10 гасыр башында Бөек Моравия дәүләт составына кергән. 10 гасырда пәйда булган Праһа кенәзлеге башлангыч чех дәүләтенең үзәге булып калды. 1198 елда кыйраллыкка әйләнде. 1310—1437 елларда чех җирләре Люксембурглар династиясе биләмәсе составында булган.

15 гасырның беренче ярымында Чехиядә көчле иҗтимагый-инкыйлаби, милли-азатлык хәрәтләре булып үтте (мәсәлән Гусчылар хәрәкәте). 1526 елда Чехия Һабсбурглар империясе составына мохтарият (автономия) хокукы белән кергән. 1618—20 елларда чех күтәрелешләрне бастырылганнан соң, аның провинциясенә әйләнде. 18 гасырның азагы — 19 гасырның беренче ярымында чех телен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен милли хәрәкәт үсеш алды. 19 гасырның 30—40 елларында ул сәяси төс ала башлады. 1867 елда Австрия-Маҗарстанның Австрия өлеше составына керде.

Бәйсез дәүләт

1918 елда Австрия-Маҗарстан таркалгач, Чехия Словакия белән берләшеп мөстәкыйль Чехословакия Җөмһүриятене тәшкил иттеләр.

1938 елның октябрь башында Алмания Чехословакиянең Судет өлкәсен, 1939 елның мартта барча чех җирләрене басып алды һәм аны «Боһемия ва Моравия протектораты» бип игълан итте. Икенче бөтендөнья сугышыннан Чехословакия совет тәэсире зонасына эләкте һәм социалистик дәүләтенә әверелде. Фирка җитәкчелегенең либераллаштыру һәм «кеше йөзле социализм»ны булдыру омтылышлары Варшава килешүе дәүләтләре тарафыннан бастырыла.

1992 елның ноябрендә Чехословакия парламенты 1993 елның 1 гыйнвардан чехословак федерациясе туктатылганлыгы турындагы федераль кануны нигезендә Чехия суверен дәүләтенә әверелгән.

Remove ads

Административ бүленеш

Thumb

Чехия 13 крайдан һәм башкаладан гыйбарәт.

Крайлар районнарга (okresy) һәм статут шәһәрләренә (statutární město), районнар шәһәрләргә (město) һәм җәмгыятьләргә (obec), статут шәһәрләре шәһәр бүлгеләренә (městský obvod) бүленә.

Башкала шәһәр бүлгеләренә һәм шәһәр өлешләренә (městská část) бүленә.

Подробнее #, Край ...

Дәүләт төзелеше

Чехия — суверен, демократик дәүләт. Гамәләдге конституциясе 1992 елның 16 декабрендә кабул ителгән һәм 1993 елның 1 гыйнвардан көчен кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул парламентның ике пулатлары тарафыннан 5 ел мөддәтенә сайланыла. Канун чыгаручы органы — депутатлар палатасы һәм Сенаттан гыйбарәт парламент. Башкарма хакимият органы — президент тарафыннан тәгаенләнгән хөкүмәт.

Дәүләт гимны

Kde domov můj? 

(Кайда туган йортым?)

Kde domov můj? Kde domov můj?

Voda hučí po lučinách,

bory šumí po skalinách,

v sadě skví se jara květ,

zemský ráj to na pohled!

A to jest ta krásná země,

země česká, domov můj,

země česká, domov můj!

Кайда минем туган йортым?

Сулар ага болыннарда,

Урман шаулый тау-кыяда,

Шау чәчәктә ул язын –

Оҗмахлар кайда тагын!

Гүзәллектә туган йортым,

Чех җирендә учагым,

Чех җирендә учагым.

Remove ads

Дин

2002 елда Чехиядә дини оешмалар статусы турында закон кабул ителә. Алар ике төркемгә бүленә — традицион (махсус хокукларга ия һәм биналарны ремонтлауга, руханиларга хезмәт хакы түләүгә бюджеттан акча алучы 26 оешма (2010 еллар башында елына якынча 90 млн доллар) һәм калганнары. 2002 елдан яңа дини берләшмәне теркәү өчен кимендә 300 диндар булырга тиеш. Әгәр тарафдарлары Чехия халкының 0,1 % ын тәшкил итсә һәм теркәлгәннән соң илдә 10 ел эшләсә, яңа дини берләшмә традицион статуска (һәм «махсус хокукларга») ия була ала. 2015 елдан чиркәү никахы Чехиядә дәүләт тарафыннан таныла. Дин тотучыларның күбесе — католиклар (ил халкының 10,4 % ы), икенче урында протестантлар (0,8 %), православие дине вәкилләре (халыкның 0,2 % ы, 20 533 кеше), мөселманнар 15 мең кеше (0, 15 %), буддистлар 6 817 кеше. Ил халкының 34.5 % ы бернинди дә дин тотмый [67].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads