Илтөзәр Мөхәммәтгалиев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
Remove ads

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев (Ильтазар Азгарович Мухаматгалиев; 1966 елның 16 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры (1995 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2012), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2016).

Кыска фактлар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 16 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Әтисе Әзһәр Хәйретдин улы Юнысов (Хуҗин, Миңлехуҗин, 1927 елның 12 апрелендә туган). Әнисе Фахирә Назаргали кызы (Иске Минзәләбаш тумасы). Әтисе ягыннан бабасы Хәйретдин Юнысов, әбисе Салиха Минһаҗетдин кызы (Сарайлы авылы тумасы).

Шәҗәрәсе: Дусмөхәммәт → Сәфәр (1706 елда туган) → Гомәр (1742) → Мөхәммәтгали (1770) → Мөхәммәтшәриф (1791) → Гыйззәтулла (1817) → Мөхәммәтюныс (1848) → Хәйретдин (1901) → Әзһәр (1927)[1].

Туган авылында урта мәктәп, Казан химия-технология институтын (кызыл дипломга, 1989), Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (1995), КФУның психология факультетын (2009) тәмамлаган.

Казан химия-технология институтын тәмамлагач, «Оргсинтез» заводына юллама белән эшкә җибәрелә. Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның диплом спектакле булган «Бичура» (М. Гыйләҗев) спектаклен музыка белән бизи. Режиссер аны мәдәният һәм сәнгать институтына эксперименталь курска (Казан мәдәният һәм сәнгать институты 1995 елда әзерләп чыгарган беренче драма артистлары курсы[2]) укырга чакыра. 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт итә.

1995 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында педагог ассистенты булып эшли.

2002-2016 елларда «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Хәерле иртә» тапшыруын алып бара.

Remove ads

Иҗаты

Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыган елларында Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша, соңрак артистны төп рольләргә дә билгели башлыйлар.

Утызлап пьеса тәрҗемә итә (шулар эчендә «Голый король» Е. Шварц, «На дне» М. Горький, «Версальский экспромт» Ж. Б. Мольер, «Сильвия» А. Герни), инсценировкалар (мәсәлән, Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча), юбилей кичәләре (Татар театрының 100 еллыгы, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев һ. б. юбилейлары) өчен сценарийлар, спектакльләр өчен җыр текстлары яза.

ТР халык артисты Радик Бариев белән «Хөршидә белән Мөршидә» юмористик эстрада дуэтын оештыра.

Remove ads

Башкарган рольләре

Камал театрында

Төрле характердагы шәхесләрне тормышчан итеп уйный, аларга эчке йомшаклык, интеллигентлык хас.

Фильмография

  • 2007 — «Хезмәтче куян» (рус. Заяц-слуга, мультфильм, режиссер Елена Чернова) — тавыш яздыру
  • 2016 — «Гаилә мәшәкатьләре» (рус. Семейные хлопоты, режиссер Алексей Барыкин)
  • 2017«Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов)[4]

Аерым фактлар

  • 2022 елның 12 февралендә Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигърият кичәсе уза [5] [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны — Ләйсән Рәхимова (22.03.1977), Камал театры актрисасы, ТР атказанган артисты (2007), Казан мех фабрикасының генераль директоры Нәүфәл Салих улы Рәхимов кызы. Балалары: кызлары Ләйсән, Зилә[10].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads