Тапшырылмаган хатлар (фильм)

2017 елның фильмы From Wikipedia, the free encyclopedia

Тапшырылмаган хатлар (фильм)
Remove ads

«Тапшырылмаган хатлар» Гадел Кутуйның 1935 елда язылган популяр «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча 2016 елда төшерелгән татарча тулы метражлы нәфис фильм. «2014—2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төшерелгән[2] (программаның координаторы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы). Кинопроектны тормышка ашыручы — «Татмедиа» республика нәшрият һәм гаммәви элемтәләр агентлыгы.

Кыска фактлар Тапшырылмаган хатлар, Режиссёр ...
Remove ads

Тарихы

Thumb
Фильмнан кадр

Башта фильм, 4 сериядән торучы мини-сериал итеп, ТЯГ каналы өчен төшерелгән.

Нәфис фильмның премьерасы 2017 елның 30 мартында Казанның «Мир» кинотеатрында була.

Үзенчәлеге

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр[3].

Галиянең балачак кадрлары Арча районының Наласа, Биектау районындагы Олы Кавал авылларында, кайбер җәй күренешләре Кама Тамагы районында Идел буенда, шәһәр эпизодлары Казанда төшерелгән.

  • Режиссёры — Рөстәм Рәшитов
  • Сценарий авторы — Дан Дамаскин
  • Операторлар — Денис Гусев, Фәрит Галиев
  • Рәссамнар — Анна Невзорова, Гөлнара Үтәкәева
  • Композитор Эльмир Низамов
  • Тавыш режиссеры — Илсөяр Дамаскин
  • Продюсерлар Илшат Әминов, И. И. Сафиуллин, Фәрит Галиев, Миләүшә Айтуганова
  • Фильмның озынлыгы — 130 минут
  • Фильмны төшерү бәясе (бюджеты) — 3,1 млн сум
Remove ads

Актёрлары

Актерларны (барысы 50) туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан.

Подробнее Актёр, Роле ...

Бәяләмә

Фильмга карата әйтелгән бәяләмәләр төрле.

Әдәбият

  1. Рәшит Әхмәтов. «Тапшырылмаган хатлар». «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836).(рус.)
  2. Миләүшә Хәбетдинова. «Югалган матурлык» турында. «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836).(рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads