Инсаф Фәхретдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Инсаф Фәхретдинов
Remove ads

Инсаф Фәхретдинов, Инсаф Ильяс улы Фәхретдинов (1951 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха) — драма актеры, Минзәлә (1973—1990 елларда) һәм Яр Чаллы (1990―2023) татар дәүләт театрлары актеры, Татарстанның халык (1997), РФ атказанган (2013) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2014, 2017) премияләре лауреаты.

Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 27 апрелендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә дүрт балалы шахтер гаиләсендә беренче бала булып туган. Алты яшендә гаиләсе Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Кызыл Байрак авылына күчеп кайта. Кызыл Байрак башлангыч, Яңа Бүләк сигезьеллык, Теләнче-Тамак урта мәктәпләрен, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМИК) тәмамлый. Институтта Михаил Боярский, Елена Драпеко, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Шамил Бариев, Рөстәм Абдуллаев һ. б. театр дөньясында билгеле затлар белән укыган. Театр уку йортын тәмамлагач, үзе теләп, Минзәлә театрына эшкә кайта, 17 ел әлеге театрда хезмәт итә. 1990 елЯр Чаллы татар театры оешкан елда Минзәлә театры режиссеры Ф. Ибраһимов Минзәләдән дүрт артистны, шул исәптән Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Мәрьям Зәйнетдинованы Чаллыга алып китә.

Remove ads

Иҗаты

Минзәлә театрында уйнаган беренче роле — Мәсәдек («Соңгы хөкем») тамашачылар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителә. Буслай («Упкын читендә», Дударев) роленә тәнкыйтьчеләр игътибар итә. Минзәләдә эшләгәндә, 1984 елда ТАССР атказанган артисты исеменә лаек була. 1990 елдан 2023 елга кадәр Чаллы татар театрында хезмәт куя[1] Монда да башкарган төп рольләре, җырлы рольләре, үзенең җылылыгы, табигыйлеге белән тиз арада үз тамашачысын таба. Тискәре образларны да күңел җылысын биреп эшли.

Remove ads

Башкарган рольләре

Минзәлә театры

Яр Чаллы татар театры

Фильмография

  • Шәүкәт«Сөмбел» Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев (2020)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Әтисе Ильяс, әнисе Дәрига. Туганнары Илфат (балачакта вафат), Рәмилә, Римма.

Хатыны Раушания Таһирова, Яр Чаллы театры актрисасы (чыгышы белән Яңа Чишмә районыннан, Бәткедә үскән). Кызлары Рузалия, Азалия.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads