Иракли Абашидзе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иракли Абашидзе (гөрҗ. ირაკლი აბაშიძე, 10 (23) ноябрь 1909, Хони, Кутаис губернасы, Рәсәй империясе — 14 гыйнвар 1992, Тбилиси, Гөрҗистан) — грузин шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе. Гөрҗистан ФА академиге (1960). Гөрҗистан ССР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1953-1967). Гөрҗи Совет энциклопедиясе баш мөхәррире (1967 елдан). Әсәрләрендәге төп тема — шагыйрьнең кеше сөючелек бурычы, Гөрҗистанның язмышы («Гурия чәчәк ата», 1950; «Якынлашу», 1966; «Бу җырлар да — Гөрҗистаныма», 1971; шигъри җыентыклар, «Руставели эзеннән» поэмасы, 1966 һ.б.). «Югары мәһарәт өчен» (1959), «Дуслар, юллар, уйлар» (1979) китаплары авторы. А. Пушкин, А. Мицкевич, И. Вазов, Х. Ботев, В. Маяковски, К. Чуковски әсәрләрен гөрҗи теленә тәрҗемә иткән.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads