Иреклеләр армиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Иреклеләр армиясе
Remove ads

Иреклеләр армиясе (рус. Добровольческая армия) — 1917—1920 елларда Россиянең көньягында «акларның» оператив-стратегик берләшмәсе.

Кыска фактлар Иреклеләр армиясе рус. Добровольческая армия, Командирлары ...
Thumb
Гвардия офицерлардан оештырылган Иреклеләр армиясының пехота ротасы. Январь 1918.
Thumb
Иреклеләр армиясының солдатлары «Генерал Дроздовский» танк янында (1919 ел)
Remove ads

Тарих

Тын (Дон)

Thumb
Алексей Каледин

Тындагы Ростовда большевиклар хакимияте 1917 елның 8 ноябрендә урнаштырган. Әле 2 ноябрендә генерал Михаил Алексеев Иреклеләр армияне (рус. Добровольческая армия) оештыра башлый. Тындагы атаман Алексей Каледин большеливикларның переворотны танымаган дип хәбәр итә. 15 декабрьдә, каты сугышлардан соң Корнилов һәм Каледин генералларның гаскәрләре большевикларны Ростовтан, ә аннан соң — Таганрогтан куып чыгаралар һәм Данбаска таба һөҗүм итәләр. 23 гыйнварда, Каменская станицасында, фронттагы частьләр съезды Дон өлкәсендә Совет хакимиятен игълан итә һәм Фёдор Подтёлков җитәкчелегендә Дон ВРКсы оештырыла. Рудольф Сиверс һәм Юрий Саблинның "кызыл гвардиясе" Каледин һәм Иреклеләр армиясенең частьләрен Данбастан Дон өлкәсенең төньягына кысрыклап чыгаралар.

24 февральдә кызыллар Ростовны, ә 25 февральдәНоворчеркасскны алалар. Каледин атып үтерелә, ә гаскәренең калган өлеше Сальск даласына чигенәләр. Иреклеләр армиясе (4 000 кеше) Кубаньга сугышып чигенә (Беренче Кубань походы).

Кубань

Александр Филимонов җитәкчелегендә Казак Кубань хөкүмәте шулай ук яңа хакимиятне таныый. 14 мартта Иван Сорокинның кызыл гаскәрләре Екатеринодарны алалар. Виктор Покровский җитәкчелегендә Кубань Радасы гаскәрләре төньякка чигенәләр; тегендә алар Иреклеләр армиясенең частьләре белән берләшәләр; 9-13 апрельдә берләшкән отрядлар уңышсыз штурмнан соң гаскәрләрен Дон өлкәсенең көньягына күчерәләр; бу вакытта совет хакимиятенә каршы күтәрелеш башлана. Корниловны сугышта үтерәләр, ә аны Деникин алмаштыра.

Remove ads

Искәрмәләр

Нәфис әдәбият

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads