Краснодар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Краснодар (рус. Краснодар, 1920 елга кадәр — Екатеринодар) — Россия шәһәре, Краснодар крае башкаласы.
Remove ads
География
Кубан елгасының уң ярында, Азак һәм Кара диңгезләрдән 120–150 километр ераклыкта. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 744 995 кеше яши.[17]
Төньяк Кавказның һәм Көньяк федераль округның эре тарихи һәм икътисади үзәге; Кубан сәяси-җәгърафик өлкәсенең тарихи үзәге. Рәсми булмаган рәвештә шәһрне еш кына «Кубан башкаласы», шулай ук «Россиянең көньяк башкаласы» дип атыйлар.
Тарих
Шәһәрне 1793 елда казаклар хәрби лагир (соңрак кальга) буларак нигезләгәннәр.
Икътисад
Машиналар төзү (станоклар, радио вә электр үлчәү җиһазлары, компрессорлар, һ.б.), нефть эшкәртү, химия, җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү сәнәгате ширкәтләре. 6 югары уку йорты (шул исәптә, Кубан дәүләт университеты), 3 театр, тарих-археология, нәфис музейлары бар.
Халык саны
1897[18] | 1926[19] | 1939[19] | 1959[20] | 1970[21] | 1979[22] | 1989[23] | 2002[24] | 2010[25] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
65 606 | ~150 000 | ~193 000 | 313 110 | 464 147 | 560 438 | 620 516 | 646 175 | 744 995 |
Милләтләр (2010): урыслар — 90,8%, әрмәннәр — 3,8%, украиннар — 1,5%.
Эчке бүленеш
Краснодар 4 округка бүленгән:
- Көнбатыш округы
- Карасунский округы
- Кубан буе округы
- Үзәк округ
Шәхесләр
- Инга Гвоздикова (1937), тарихчы галим, тарих фәннәре кандидаты (1982). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).
- Хилми Форкс (1994), трансгендер треш-блогеры һәм тиктокеры. Әхлаксыз, эпатажлы һәм провокацион тәртибе белән танылган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads