Ирек Юлышев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Юлышев Ирек Гали улы (28 апрель 1934 ел2 ноябрь 2021 ел) — галим-агроном, югары мәктәп укытучысы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1989), профессор (1990). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2009).

Кыска фактлар Ирек Юлышев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Ирек Гали[1] улы Юлышев 1934 елның 28 апрелендә Свердловск өлкәсе (хәзерге Пермь крае) Барда районы Танып авылында туган.

1958 елда Пермь авыл хуҗалыгы институтына тәмамлый.

1958 елдан Киров өлкәсе Фален селекция станциясендә агроном-орлыкчы булып эшли. 1960 елдан Фален селекция станциясе директоры, ә 1962 елдан шушы ук станциянең директор урынбасары вазифаларын били.

1962 елның октябреннән 1968 елга кадәр Киров каласындагы Нократ авыл хуҗалыгы академиясендә укыта, бер үк вакытта 1964-1966 елларда лаборатория мөдире була.

1968-1972 елларда Мали Республикасының Халыкара политехник институтында эшли.

1972-1976 елларда Нократ авыл хуҗалыгы академиясендә укытучы булып эшли.

1976-1990 елларда Киров каласындагы Н. В. Рудницкий исемендәге Төньяк-Көнчыгыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли:

  • 1976-1984 елларда директор урынбасары вазифасын били,
  • 1984-1987 елларда «Луч» фәнни җитештерү берләшмәсендә генераль директорның фәнни эш буенча урынбасары була,
  • 1987-1990 елларда лаборатория мөдире.

1990 елдан Нократ дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укыта, бер үк вакытта 1993-2008 елларда агрохимия һәм туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире була.

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

210 нан артык фәнни хезмәт һәм 13 уйлап табу авторы. Фәнни эшчәнлеге гумусның трансформациясен, миграциясен һәм балансын, биоген элементларны, авыр металларны, туфракта төп туклану элементларын файдалануны тикшерү белән бәйле.

Хезмәтләре

    • Система удобрения в Горьковской и Кировской областях [Текст] / И. Г. Юлушев, С. Н. Юркин, кандидаты с.-х. наук. — Горький : Волго-Вят. кн. изд-во, 1970. — 167 с. (автордаш)
    • Эффективность удобрений и окультуривания почв Северо-Востока Нечерноземной зоны РСФСР : Тр. НИИСХ Северо-Востока / ВАСХНИЛ, Отд-ние ВАСХНИЛ по Нечернозем. зоне РСФСР, НИИ сел. хоз-ва Северо-Востока им. Н. В. Рудницкого; [Науч. ред. И. Г. Юлушев, Н. Г. Суров]. — Киров : НИИСХ Северо-Востока, 1984. — 183 с.
    • Прогнозирование эффективности известкования и применения фосфорных удобрений с учетом строения и свойств профиля дерново-подзолисных почв северо-востока Нечерноземной зоны РСФСР : диссертация … доктора сельскохозяйственных наук : 06.01.04. — Киров, 1989. — 488 с.
    • Система применения удобрений в севооборотах. — Киров, 1999.
    • Почвенно-агрохимические основы адаптивно-ландшафтной организации систем земледелия ВКЗП. — М., 2005.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads