Ирина Колмогорцева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ирина Колмогорцева
Remove ads

Ирина Колмогорцева, Ирина Константин кызы Колмогорцева, рус. Колмогорцева Ирина Константиновна (1930-2015) — рәссам, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), Татарстанның халык рәссамы (2005), Бакый Урманче премиясе (2007), Тукай премиясе (2015) лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).

Кыска фактлар Ирина Колмогорцева, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
«Әҗем мәчете» (Казан)
Thumb
«Шайтан каласы» (Алабуга). 1980
Thumb
Р. Миңнеханов (у) Тукай премиясен тапшыра. 2015

1930 елның 5 июлендә Свердловскда туган. Илбау полиграфия институтын тәмамлаган (1953).

Иҗат юлы

Станок графикасы, китап графикасы һәм портрет жанрларында иҗат итә. Беренче офортлары 1959 елда дөнья күрә. Әсәрләренең каһарманнарын җиңелчә юмор хисе белән ясый. Формаларны гадиләштерү алымын отышлы куллана.

Казанда 50 елдан артык яшәп, иҗат итү дәверендә Татарстан сынлы сәнгате тарихына кереп калырдай әсәрләр иҗат итә. 40 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче буларак иҗат итә. Уннарча балалар өчен китапларны бизи. А.С. Пушкин, М. Цветаева, Н. Дурова иҗатына багышланган әсәрләре бар.

Габдулла Тукай иҗаты белән һәрдаим кызыксына. Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясалган график эшләре бар. Казанның Тукайга бәйле урыннарын, шулай ук Казанның борынгы биналарын кәгазьгә төшерә. «Печән базары, яһүд Яңа Кисекбаш» (төсле офорт) әсәрендә Тукай поэмасы каһарманнарын һәм Иске Татар бистәсе күренешләрен сурәтли.

Әсәрләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда һәм шәхси тупланмаларда саклана.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads