Бакый Урманче премиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бакый Урманче премиясе
Remove ads

Бакый Урманче премиясе (Бакый Урманче исемендәге премия) — Татарстанның дәүләт бүләге. Сынлы сәнгать, графика, сыннар, гамәли сәнгать өлкәсендә иҗат ителгән һәм яңалыгы, үзгә автор өслүбе, үзенчәлеге белән аерылып торучы сәнгать әсәрләре өчен 2 елга 1 мәртәбә бирелә. Беренче һөнәри татар рәссамы — сынчы Бакый Урманче (1897-1990) исемен йөртә.

Thumb
Зөфәр Гыймаев2003 ел лауреаты
Thumb
Абрек Абзгилдин2005 ел лауреаты
Thumb
Remove ads

Тарихы

Thumb
Асия Миңнуллина2007 ел лауреаты
Thumb
Виктор Аршинов2014 ел лауреаты
  • Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан 1998 елда булдырылган. Беренче мәртәбә 1999 елның 23 февралендә тапшырылган.
  • Премия баштагы елларда 4, 2005 елдан 5 номинациядә тапшырыла башлый.

Статут

  • Лауреатлар исеме Б. Урманченың туган көнендә (23 февраль) атала.
  • 2 елга 1 мәртәбә «Минем Татарстаным. Минем дөньям» хәзерге заман сәнгате биенналесы (Казан) нәтиҗәләре нигез итеп алына.
  • Премия 5 номинациядә тапшырыла.
  • Һәр номинациядә намзәтләр саны 5 тән артмый.
  • Премиягә тәкъдим ителгән хезмәтләр соңгы 2 елда иҗат ителгән булырга тиеш.
  • Лауреатларга диплом, акчалата бүләк тапшырыла.
  • Акчалата бүләк 30 МРОТка (ТР буенча) тиң.

Сынлы сәнгать

Куелган сәнгати бурычы автор тарафыннан оста итеп ачылган, көчле ышандыру көченә ия булган, югары сыйфатта, төрле техникада һәм жанрда эшләнгән сынлы сәнгать әсәрләре, монументаль корылмалар эскизлары, сәхнә бизәү графикасы әсәрләре карауга кабул ителә.

Графика

График әсәрләрнең (каләм, күмер, сангина, пастель, акварель, гуашь белән ясалган) төп нөсхәләре дә, төрле басмаларда (китап, матбугат һ.б.ш.) нәшер ителгән әсәрләр дә, каллиграфия әсәрләре дә карауга кабул ителә. Әсәрнең нәфислеге, сәнгать ягыннан төгәллеге, шулай ук авторның сайлаган коралының табигатен тулы ача алуы, аның ярдәмендә куелган сәнгати бурычны оста итеп чишүе бәяләнә.

Скульптура

Төрле жанрдагы әсәрләр: мәһабәт скульптура әсәренең проекты, әзер сыннар, вак пластика, медаль сәнгате (акча, медаль һ. б.) үрнәкләре карала ала. Кулланылган материал (таш, металл, агач, керамика, сөяк, сәнгати тимер, нәфис киез, зәркан) хасиятләренең тулы файдаланылуы, терелеге югары бәяләнә.

Гамәли сәнгать

Бизәү сәнгатенең төрле әсәрләре: керамика, пыяла, сәнгати металл, зәркан, нәфис киездән эшләнгән, тукылган, агачтан кисеп ясалган хезмәтләр карала ала. Милли сәнгать үрнәгенә иярү, шулай ук яңалык кертү хуплана.

Сәнгать белеме (теория, тәнкыйть)

Сынлы сәнгатьнең тарихы, теориясе, хәзерге торышына багышланган, замана кешесен һәм тулаем җәмгыятьне яңа мәдәни белем белән баетырдай яки сынлы сәнгать осталарының иҗат мөмкинчелеген көчәйтердәй фәннни хезмәт (хезмәтләр тупланмасы) карала ала. Сәнгать белгеченең үз ихтыяры белән эшләнгән (мәдәният оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтлары планына кермәгән) хезмәтләр генә карала.

Remove ads

Б. Урманче премиясе лауреатлары

Моны да карагыз:Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары

2025 ел

«Графика» номинациясе
  • Регина Леонидовна Маврина,
  • Гөлназ Илдар кызы Исмәгыйлова
«Декоратив сәнгать» номинациясе
«Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясе
  • Лилия Ил кызы Саттарова,
  • Динә Диас кызы Хисамова
«Рәсем сәнгате» һәм «Скульптура» номинацияләрендә номинантлар сайланмаган[1]
Подробнее Ел, Бүләкләнүче ...
Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads