Иртәнге намаз

From Wikipedia, the free encyclopedia

Иртәнге намаз
Remove ads

Иртәнге намаз (сабах намазыфар. نماز صبح намаз-е сабах[1], фәҗергарәп. صلاة الفجر салат әл-фәҗр[2]) — исламда таң атканнан соң кылына торган намаз. Исламның икенче баганасы булган көндәлек мәҗбүри биш вакыт намазның беренчесе булып тора.

Кыска фактлар Иртәнге намаз, Әүвәлгесе ...

Иртәнге намазны мөселманнар иң саваплы дип саныйлар һәм аны мәчеттә кылу киңәш ителә. Ике хәдистә иртәнге намазның ул вакытта кешеләрнең йокы вакыты булуы сәбәпле саваплырак булуы әйтелә.

Иртәнге намаз дүрт рәкәгатьтән: ике рәкәгать фарыз һәм ике рәкәгать сөннәттән тора. Җәмәгать белән укыганда, имам Коръән сүрәләрен кычкырып укый.

Иртәнге намазны үтәү вакыты — таң атканнан алып кояш чыгуга хәтле булган ара.

Рамазан аенда иртәнге намазга азан, ураза башланганлыкны белдерә.

Remove ads

Әдәбият

  • Исхакый, Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads