Иске Корбаш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иске Корбаш (рус. Старые Курбаши) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Бүгенге көндә Мәлки авылы эчендә исәпләнә (авылның Ырым елгасының уң яры өлеше).[1]
Тарихы
Авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла. Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Корбаш (Корбангали, Карабаш) дигән кеше белән бәйле.[2]
Авылда 1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча 24 йортта 106 кеше яшәгән.[3]
1918 елда Иске Корбаш авылы советы оеша, 1920 елда Мәлки авыл советына кушыла.[4]
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[6]
Remove ads
Халкы
Күренекле кешеләре
- Александр Малов — журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.[9]
- Лена Бичарина (Бичарина Елена Исмәгыйль кызы) — татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (2001).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads