Иске Матвеевка
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иске Матвеевка — Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы торак пункт, татар-рус авылы. 1784 елда хасил булган. Татар авылы буларак Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1784 елга кадәр авылның исеме Кәҗә була. 1920 елга кадәр волость, 1944 - 1954 елларда район үзәге була. 1954 елдан Калинин, 1959 елдан Актаныш районына кергән. Хәзер — Минзәлә районында.
Remove ads
Тарих
1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкләгән Керәстиян сугышында Кәҗә авылыннан 28 ясаклы һәм 59 йомышлы татар катнашуы тарихка кереп калган. 1784 елдан соң авыл кешеләренә үзләре яшәгән урыннарын, ата-бабаларының асыл сөякләре күмелгән зиратын, үзләре дөнья көткән йорт-җирләрен калдырып китәргә туры килгән. Чөнки ул җирләр Ирәхтә вулысы старшинасы исеменнән йөзбашы Мәүлекәй Мостафин тарафыннан Матвей һәм Никита Можаровларга сатылган. Алпавыт Матвей Можаров авылны куып таратканнан соң, бушап калган йортларга үзе сатып алган крепостной керәстияннарны китереп керткән. Менә шуннан соң Кәҗә авылы Матвеевка авылына әйләнә. Тирә-яктагы Дәре авылы Дыреевкага, Камыштамак башта Аристовкага, аннан Александровкага, Тузганабикә Екатериновкага, Казлыкуак Кузлуковкага, Кәркин Каркинога әйләндерелә[2].
Remove ads
Авылда туган күренекле шәхесләр
- Василий Гордов (1896 - 1950, Мәскәү) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[4]
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads