Иске имлә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Иске имля (ايسكی املا) — татар телендәге дөрес язу кагыйдәләренең төре. Гарәп язуы нигезендә татар әлифбасында формалашкан имля. Иске татар әдәби телнең нигезе булып тора. Инде 9 йөзләрдә ислам дине тарала башлагач, 10 гасырда рәсми татар язу системасына әверелә. Шул вакыттан бирле 1000 еллык тарихы бар.[1] Иске имлядә кагыйдәләрендә 1924 елга кадәр барча татар матбугат басмалары басылган. Хәзерге вакытта иске имләне Кытай татарлары куллана.[2][3]

Remove ads
Гарәп графикасындагы татар әлифбасы
- Төп мәкалә: Иске имля әлифбасы
Иске имля әлифбасы 34 хәрефтән, хәрәкәләрдән тора. Ул 28 гарәп хәрефе, 4 фарсы хәрефе, саңгырау кәф вә өчтөрктеле вав.
Remove ads
Тарихы
- Төп мәкалә: Иске имля тарихы
Иске имля өйрәнүчеләр берничә тарихый классификацияләр бирәләр. Х Курбатов Ә. Сабиров Иске имляне 3 чорга бүлә: Борынгы чор, Кадими чор, Җәдиди чор.[4] Шулай ук бүтән классификацияләре бар.
Ислам динен кабул иткәннән соң имля
Гатикъ (борынгы) чоры (922—1445 сәнәләр, 28 хәреф) ошбу имлә гәрәб хәрефләреннән генә тора. Гатикый чорга караган татар-гарәп әлифбасы ислам динен рәсми кабул рәвештә Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң гамәлгә кергән дип санала.[4] Ибн Фазлан Багъдад хәлифлеге сифаратенең кябибе яза булгар-сәркалиб дәүләтендә инде төзелгән иде мәсҗид һәм уку йортлары. Димәк булгарлар ислам динен кабул иткәннәр һәм гарәб әлифбисын кулланганнар инде VIII гасырда.[5] Шундый иртә ислам диненең кабул итүе Болгарлар арасында табигыннар булуы сәбәп булырга мөмкин.[4]
922 елда Идел-Чулман Болгарыстанында рәсми ислам динен кабул иткәч рун язуы гәрәп әлифбасына үзгәрә. Шул сәбәб нигезендә гарәп әлифбасы нигезендә татар имлясе барлыкка килә.
Кара ханнар дәүләтендә Солтан Сатук Бугра Хан (920—956) 934-нче елда Ислам динен кабул иткән, һәм Караханидларның массакүләм динен кабул итү 960-нчы елда булган. Пәйтәхете Кашгарга күчкән. Ошбу хәл кадими татар әдәби традицияләренә өтәргеч бирде.
Гатикъ чорындагы иске имләдә язылган әдәби истәлекләр:
- Йосыф Баласагунлы
- Әхмәд Ясавый
- Сөләйман Бакырганый
- Әхмәд Югнәки
- Мәхмүд Кашгарый
- Мөхәммәд Әмин Әл-Булгари
- Мәхмүд Әл-Болгари «Нәһҗел-фәрадис»
- Ягъкуб бин Ногман «Болгар тарихы»
- Кол Гали «Кыйсаи Йосыф»
- Котб «Хөсрәү вә Ширин»
- Сәйф Сараи «Гөлстан бит Төрки»
- Саяди «Бабахан дастаны»
- Хисам Кятиб «Җөмҗөмә солтан дастаны»
- Рабгузый
- «Кисекбаш» китабы
- Олы Мөхәммәд хан хаты
һәм башкалар.
Фарсы теленең әһәмияты үсмәк
Кадими чор(1445—1883 еллар, 32-35 хәреф) Ошбу чорда 28 хәрефкә 6 хәреф өстәлә.
Хәреф өстәлүләр ике өлештән тора. Иң беренче, гәрәб әлифбасындагы хәрефләр татар теленә хас булган бөтен тартыкларны белдерер өчен һәм фарсы теленең киң таралуы нисбәтеннән фарсы сүзләрен үзгәртмичә языр өчен 4 хәреф өстиләр. Шул дүрт хәреф татар сүзләренә дә тарала.[4]
Соңында татар әдипләре ڭ һәм ۋ хәрефләрен кулланалар, әммә кайбер мәшһүр әдипләребер «Ң» урынына «нүнкәф» نك куллануны дәвам итәләр. ۋ хәрефе урыс сүзләрдә генә, Ң исә татар сүзләрендә генә очрыйлар. Шагыйребез Габдулла Тукай «НүнКәф» хәрефен ڭ итеп кулланган, димәк ике хәрефкә аермыйча. Кадими чорда кулланыла торган имләне «Иске татар теле әлифбасы» дип атыйлар. Ошбу имлә бик якын була төрки, гәрәб халыклары белән аралашырга.[4]
Иске имләнең кадими чорындагы әдәби истәлекләр:
- «Идегәй» дастаны.
- Мөхәммәд Әмин «Могҗизнамә»
- Кол Шәриф
- Өмми Камал китабы
- Хәсән Кайгы
- Мөхәммәдьяр
- Мәүлә Колый
- Суфий Аллаһияр
- Габдрахим Утыз-Имәни
- Габделҗаббар Кандалый
- Гали Чокырый
- Акмулла
- Казтуган
- Дусмәмбәт
- Чалгыз Җырау
- «Җәмигъ әт-Таварих», «Дәфтәре Чыңгызнәмә», «Тәвәрих-болгария»
- Шиһабетдин Мәрҗәни
- Һади Атласи
һәм башкалар.

Җәдиди чор
- Төп мәкалә: Иске имлянең җәдиди чоры
Яңа имләнең җәдиди чор 1883—1923 елларга туры килә. Әмма Кадими чордагы имләне куллану дәвам итә. Сүз башындагы сүзыкларны аерым белдерә башлыйлар. Һәр татар сузык хәрефләрен аерым белдерәләр.
Әхмәтһади Максуди һәм Габделкаюм Насыйри татар телендә булган сузыкларны аерым билгеләүне тәкъдим итәләр.[4]
Галимҗан Ибраһимов үзенең «татар сарыфы» дәреслегендә (1918) «Татар әлифбасы 38 хәрефтән тора: 32 тартык, 6 сузык»[6]
Татар телендә язуда сүз уртасында [о][ө][е][ы]авазларын аеру өчен өстенә «өтер» даммә куйганнар.[7]
Remove ads
Иске Имля кагыйдәләре
- Төп мәкалә: Иске имля кагыйдәләре
Иске имляне торгызмак хәрәкәте вә кызыксынмагы
- Төп мәкалә: Иске имляне торгызмак хәрәкәте1928-1930 нчы сәнәдән соң иске вә яңа имляләр дикрет буенча матбуг бастыру бетерелсә дә әммә иске имлягә кызыксыну һәм кулланмак дәвам ителгән. Ул Рүссиядән тыш яшәгән татарларда төп уку-язмак гадәтләре сакланып калган. Еш кына гади татарлар арасында хатлар язышу осулы булып дәвам ителгән.
Иске имлядә китаплар вә матбугат
1928 сәнәдән соң иске имлядә китаплар вә газеталар(җәридәләр) чыгуын дәвам иткән. Ул ССРБ чорында:
- Бөек ватан сугышының фронт газеталары
- Агитация кагазьләре(авыл халкын хезмәт ярышларына, бөек ватан сугышы татар каһарманнары өчен)
- Кабер ташлары язулары татарларның мөселман булуы сәбәбендән.
- Иске имляне өйрәнү китаплары
1992 сәнәдән соң совет чикләүләре кимү һәм бетү нисбәтеннән иске имлягә кызыксынмак арты. Ул Иске имлядән китапларны М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов орфографиясына күчерү һәм дин чикләүләренең юклыгы иске имля дин дәресе кебек укытыла башлады мәчет-мәдрәсәләрдә.
1992—2004 сәнәләрдә иске имлядә «Иске имля» дигән җәридә чыгып барган.
2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары «Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» канун өлгесен кабул итте. Бу канун кирил, латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә: төп мәкалә — Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны
Remove ads
Бүгенге Мирасы
- Төп мәкалә: Иске Имлянең мирасы
Мисаллар
Габдулла Тукайның «Китап» шигъренең асыл нөсхәсе("Мәктәптә милли әдәбият дәресләре"ннән):
کتاب
،هیچده کوڭلم آچلماسلق اچم پوشسه
،اوز اوزمنی کورهلمیچه روحم توشسه
جفا چیکسهم، جودهب بتسهم بو باشمنی
،قویالمیچه جانغه جلی هیچ بر توشکه
،حسرت صوڭره حسرت کیلب آلماش، آلماش
،کوڭلسز اوی بلهن تمام ئهیلهنسه باش
کوزلرمده کیببده جیتمگان بولسه
.حاضرگنه صغلوب، صغلوب جلاغان یاش
شول وقتده مین قولیمه کتاب آلام
آنڭ ایزگی صحیفهلرن آقتارام
.راحتلهنوب کیته شونده جانم، تهنم
.شوندنغنه دردلريمه درمان طابام
،اوقوب بارغان هربر یولم، هربر سوزم
بولا مینم یول کورسهتکوچی یولدزم
سویمی باشلیم بو دنیانڭ واقلقلرن
.آچیلادر، نورلانادر کوڭلم، کوزم
جیڭللهنهم، معصوملهنهم مین شول چاقده
رحمت ئهیتهم اوقوغانم شول کتابقه
،اشانچم آرطه مینم اوز اوزیمه
.امید برلن قاری باشلیم بولاچقغه
«Үз үземә»:
اوز اوزیمه
،تلیم بولورغه مین انسان علی
.تلی کوڭلم تعالی بالتوالی
کوڭلم برلن سویهم بختن تاتارنڭ
کوررگه جانلیلق وقتن تاتارنڭ
.تاتار بختی اوچون مین جان آتارمن
.تاتار بیت مین اوزمده چن تاتارمن
،حسابسز کوب مینم ملتکه وعدهم
.قرلماسمی واوی، والله اعلم
Remove ads
Чагыштырма мисал
Киләсе текст Иске имлә, Яңа имля, Заманәлиф, Яңалиф һәм Кирилл әлифбасы кулланып чагыштыру өчен бирелә.
Remove ads
Тагын кара
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads