Йорт хезмәтчесе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эш бирүченең өе эчендә эш эшләүче хезмәткәргә йорт хезмәтчесе диелә. Йорт хезмәтчеләре шәхес яки гаилә өчен күп төрле хезмәт күрсәтә - балаларны һәм өлкәннәр артыннан караудан башлап, чистарту, җыештыру һәм башка өй буенча хезмәтләр. Шулай ук җаваплылыгына ашарга пешерү, кер җуу һәм үтүкләү, ашамлыкларны сатып алу һәм башка кирәкле визитлар ясау керә ала. Кайбер йорт хезмәтчеләре эшләгән өйләрендә яши ала.

Remove ads
Тарих

Йортта хезмәт күрсәтү, яки кешеләргә эш бирүченең өе эчендә түләүле эш бирү еш "хезмәт" кенә дип йөртелә иде.
Дөньядагы хәзерге заман хәле
2011 елгы июль аенда, Халыкара хезмәт оешмасының еллык Халыкара хезмәт конференциясе делегатлары Йорт хезмәтчеләре турындагы конвенциясен (C189) кабул иттеләр - 396 яклады, 16 каршы, 63 тавыш бирмичә торды. Бу халыкара конвенция йорт хезмәтчеләренә барлык хезмәткәрләрнең булган хокукларын таратты. Конвенция текстын ILO вебсайтында табып була.[1]
Йорт хезмәтчесе булып эшләгән балалар
Балаларны йорт хезмәтчеләре буларак куллану Дөньяның кайбер өлешләрендә гадәти хәл булып кала - аеруча Көньяк Америка һәм кайбер Азия илләрендә.
Униформа
Эш бирүченең өйендә хезмәт күрсәткән йорт хезмәтчеләренә кайвакыт униформа кию таләп ителә.
Яшәү
Күп йорт хезмәтчеләре шул ук өйдә яшәүче хезмәтчесе буларак тора. Еш аерым бүлмәләрдә яшәсә дә, гадәттә йорт хуҗалары яки гаилә вәкилләренә бирелгән бүлмәләргә караганда түбәнрәк сыйфатында. Кайбер очракларда, алар аш пешерү бүлмәсе (кухня) яки кайбер кечкенә бүлмәчекләрдә (базда яки чарлакта урнашканнары да очрый) яшәргә мәҗбүр.
Хөрмәтле өй эшчеләре




Шулай ук карагыз
- Йорт хезмәтчеләре турындагы конвенция
- Өй эшләре
- Асрау кыз
- Изге Зита, йорт хезмәтчеләрнең яклаучысы
- Охшаш эш өй эчендә түгел, ә мәсәлән, круиз корабларында да күрсәтелә
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads