Кадим Аралбай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кадим Аралбай
Remove ads

Кадим Аралбай (псевдоним, чын исеме Кадим Габделгалим улы Аралбаев, баш. Ҡәҙим Аралбай, Ҡәҙим Абдулғәлим улы Аралбаев) ― язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1996). Башкортстанның халык шагыйре (2011)

Кыска фактлар Кадим АралбайҠәҙим Аралбай, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1941 елның 1 сентябрендә БАССРның Хәйбулла районы Таңатар авылында туган. Район үзәге Акъярда урта мәктәпне (1959), Уфада дәүләт университетын (1968) тәмамлый. Аспирантурада (1971-1973) укый. Диплом эше: «Мәмбәт ыруы шәҗәрәсендә халык авыз иҗаты».

1960-1963 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

1968-1971 елларда Бөрҗән, Баймак районнарында укыта.

1973-1988 елларда «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр.

1975-1980 елларда республика язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе (рәисе). 1988-1993 елларда рәис урынбасары.

1980 елдан КПСС өлкә комитетында мәдәният бүлеге хезмәткәре.

1993 елдан китап нәшриятында баш мөхәррир, директор.

Remove ads

Иҗаты

Иҗади эшчәнлеге башлану университетта укыган елларга туры килә. Беренче шигырьләре, поэмалары «Агыйдел» журналында басыла. Поэмалары, легендалары, шигырьләре тупланган «Утлы кичүләр» (1975), «Чапкын», «Батыр ярасы» (1980), «Ак тирмә» (1982), «Кызгану», «Сөюем йолдызы» (1986) һ.б. китаплары халык тормышын, аның тарихи үткәнен һәм бүгенгесен киң планда сурәтләве белән аерылып тора. Соңгы елларда «Таналык авазы», «Соңгы туй», «Кояшлы буран», «Каратау мәхбүсе» һ.б. поэмаларын иҗат итте.[2]

Халык иҗатын өйрәнү

Халык иҗатын өйрәнү һәм төркемләүгә багышланган хезмәтләре «Фольклористика в Советской Башкирии» журналында (1974, 1976) басыла. Мәмбәт ыруы шәҗәрәсен чирек гасыр буе өйрәнә. Кереш сүз, фәнни аңлатмалар язып, хәзерге телгә тәрҗемә ясап, аерым китап (1994) итеп бастыра. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан яугирләрнең бәетләрен, җырларын туплап, «Солдат бәетләре» (1997) китабын нәшер итә.[3].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Башкортстанның халык шагыйре (2011)
  • Салават Юлаев премиясе (1996) – «Рухларның язмалары» (Письмена духов) җыентыгы өчен[4]
  • Наҗар Нәҗми премиясе (2014)[5]
  • Салават Юлаев ордены (2021)[6]
  • 2024 — «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе (Россия Язучылар берлегенең югары бүләге)[7]

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads