Казанлык (Стара-Загора өлкәсе)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казанлы́к (болг. Казанлък) — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә.
Remove ads
Урнашуы
Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашкан[6].
Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.
Тарих


Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән [6].
XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле [7].
1877-1878 еллардагы Рус-төрек сугышы барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган [6].
1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм «Искра» тарихи музее ачыла [6].
1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) [7][8].
1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.
1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.
1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән [9].
1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла [6].
1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.
1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли [7].
Remove ads
Туризм
Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.
Истәлекле урыннар
- «Чудомир» әдәби-сәнгать музее
- «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей
- Фракия монастыре
- Шипка (тау)
- Бузлуджа түбәсе[10]
Даими уздырылучы чаралар
Туганлашкан шәһәрләре
Галерея
- Казанлык кыш көне: Берләшкән Европа мемориалы
- Яңа Казанлыкта җәяүлеләр урамы
- Фракия чиркәвендәге сурәт
- Васил Левски кварталы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads