Тольятти

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тольятти
Remove ads

Толья́тти (тат. Тәләтти[7], 1964 елга кадәр Ста́врополь, Ыстарапул[8]; яки Ста́врополь-на-Во́лге, Идел буендагы Ста́врополь ) — Самар өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Россиядә иң зур шәһәр.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Руслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.

Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез гектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан.

Remove ads

Тарихи белешмә

1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Россиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла[9]. 19531955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.

Remove ads

Халык

1856[10]1897[11]1913[10]1926[10]1939[10]1959[12]1970[13]1979[14]1989[15]2002[16]2010[17]
~4 2005 969~9 900~6 000~9 30061 281250 853502 036630 543702 879719 514

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Административ бүленеш

Тольятти өч районына бүленә:

  • Автозавод районы (рус. Автозаводский район)
  • Комсомол районы (рус. Комсомольский район)
  • Үзәк районы (рус. Центральный район)

Икътисад

Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самар өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Россиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.

Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.

Remove ads

Дин

Православие
Тольятти епархиясе
Спас-Преображение соборы
Ислам

Тольятти җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды.[20]

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads