Казтрансстрой

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Казтрансстрой (Казанский трест транспортного строительства) — транспорт төзелеше оешмасы. 1954 нең 1 февралендә ӘгерҗеКанаш кишәрлегендә икенче юл төзү һәм Юдино тимер юл төенен үстерү максатарында Әгерҗе төзелеш-җыеп-урнаштыру идарәсе буларак барлыкка килә. 1955 тән хәзерге исемдә. Трест оешмалары Казан тимер юлы (1961 дән Горький тимер юлы) чикләрендә тимер юл белән бәйле объектлар, сәнәгать объектлары, торак һәм иҗтимагый-мәдәни объектлар төзү белән шөгыльләнгән.

Кыска фактлар Казтрансстрой, Тармак ...

Трест катнашы белән Мөрәм, Арзамас, Канаш, Казан, Юдино, Әгерҗе стансалары үзгәртеп корыла. Казанның төньяк вокзалы, Казан метросы объектлары, Казанда трамвай юллары, Мөрәм тимер юл уклары заводы, яңа локомотив деполары төзелә, иске деполарның кайберләре үзгәртеп төзелә.[2][3]

1991 дә эченә 105 (Мөрәм), 184 (Әгерҗе), 228 (Ижау), 541 (Канаш), 543 санлы төзелеш-җыеп-урнаштыру пуезлары, 14 нче санлы баш ремонт-төзәту пуeзы (ГОРЕМ-14), торак конторасы, машиналаштыру һәм транспорт идарәсе, җитештерү предприятияләре комбинаты һәм ярдәмчел хуҗалык булган. Казанда совет сорында карамагында дистәләрчә торак йорт, 2 балалар бакчасы була. [4][5]

1995 тә дәүләт предприятиесе базасында шул ук исемле ачык акционерлык җәмгыять барлыкка килә.[6]

2016 да банкрот дип таныла.[7]

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads