Камал III
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, рус. Салахутдинов Камал Ситдикович (Камал Третий) (1900, Әстерхан — 1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган.
1918-1924 елларда «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлегендә (соңыннан «Вулкан» татар дәүләт драма театры , 1922 елдан Һөнәри эшче театры, 1928 елдан Әстерхан дәүләт татар театры) уйный[1].
1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт.
Remove ads
Иҗаты
Татар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйh[2]. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.
![]() |
Камал III тудырган образлар гадилеге, чынлыгы белән, шул ук вакытта актер тарафыннан нык эшкәртелгән булулары, ялтырап торулары белән аерылып тора[3]. | ![]() |
Әстерханда уйнаган спектакльләре
- «Кречинский туе» (Свадьба Кречинского) А. В. Сухово–Кобылин
- «Өйләнү» (Женитьба) Н. В. Гоголь
- «Юлбасарлар» (Разбойники) Ф. Шиллер
- «Саран» Ж.-Б. Мольер
- «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов
- «Банкрот» Галиәсгар Камал
- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- «Юлбасар Галим» Карпов-Крымский
- «Ул булмаса, бу булсын» Гозәер Хаҗибәков
- «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- «Җөйче Гайшә»
Камал театрындагы рольләре
|
|
Remove ads
Кызыклы факт

Әстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads