Фатыйма Ильская

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Фатыйма Ильская (Хуҗасәетова) — татар актрисасы, танылган сәхнә остасы, Русиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты. Татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөртүчеләрнең берсе.

Кыска фактлар Фатыйма Ильская, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Ырынбур шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда «Ширкәт» труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкәнт драма театрында эшли.

1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна (П.Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.

Ф. Ильская Татарстанның һәм Русиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була. Ф. Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.

Remove ads

Гаилә хәле

Никахлы өч ире булган:

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads