Канта Ибраһимов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Канта Ибраһимов
Remove ads

Канта Хәмзәт улы Ибраһимов (1960 елның 9 июле, Грозный, Чечен-Ингуш АССР, ССРБ) — Чечен язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Чечен Республикасының халык язучысы. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты, Чечен Республикасы язучылар берлеге рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор.

Кыска фактлар Канта Ибраһимов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Канта Ибраһимов 1960 елның 9 июлендә галим, химия фәннәре докторы Хәмзәт Исмәгыйль улы Ибраһимов гаиләсендә туа. 1982 елдан, Чечен-Ингуш дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап, Шали районының «Җалка» совхозында икътисадчы булып эшли. 1987 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе(рус.) аспирантурасына укырга керә. 1990 елда кандидатлык диссертациясен яклый һәм «Севкавнефтегаз» Чечен-Ингуш фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры урынбасары итеп билгеләнә. 1991 елда Чечен-Ингуш Республикасы Министрлар советының беренче категорияле белгече, 1992—1994 елларда — «Алам» фәнни-тикшеренү экология үзәге директоры урынбасары булып эшли.

Чечен Республикасында конфликт көчәюдән соң Мәскәүгә китә. 1995 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе докторантурасына укырга керә. 1996 елда вакытыннан алда «Базар шартларында үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру һәм үстерү буенча оештыру-икътисадый проблемалар» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1999 елда Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар министрлыгы департаменты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2004 елдан Чечен Республикасы фәннәр академиясе академигы.

Remove ads

Иҗат

Матур әдәбият әсәрләрен 38 яшендә яза башлый: беренче сәнгать әсәре — «Узган сугышлар» китабы 1999 елда нәшер ителә.

2002 елдан — Чечен Республикасы язучылар берлеге һәм Россия Федерациясе язучылар берлеге әгъзасы. 2009 елдан Чечен Республикасы язучылар берлеген җитәкли.

2010 елда Швеция Фәннәр академиясе каршындагы Нобель комитеты тарафыннан, беренче тапкыр 2005 елда нәшер ителгән «Балалар дөньясы» романы өчен әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен алуга номинацияләнгән[1].

2012 елда кабат әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә номинацияләнгән — «Аврора» романы өчен[2].

Remove ads

Бүләкләр

  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2003) — «Узган сугышлар» китабы өчен[3];
  • Антон Дельвиг исемендәге «Сүзгә һәм Ватанга тугрылык өчен» Бөтенроссия премиясе (2013) — «Академик Пётр Захаров» китабы өчен;
  • Әхмәт Кадыйров ордены (2015)[4];
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин рәхмәт хаты — әдәбият елы чараларында актив катнашканы өчен;
  • В. С. Пикул исемендәге халыкара премия (2018) — «Академик Петр Захаров» фәнни тарихи-сәнгать хезмәте өчен[5];
  • Дуслык ордены (2019 елның 16 апреле) — ил әдәбиятын һәм нәшрият эшен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[6].

Гаилә

Ике абыйсы һәм өч апасы бар.

  • Апасы — Паскачева Байза Хәмзәт кызы — химия фәннәре кандидаты.
  • Абыйсы — Ибраһимов Кюри Хәмзәт улы — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1995), 70 фәнни эш авторы, шул исәптән 3 монография авторы, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия экология академиясе академигы[7].

Библиография

  • Ибрагимов К. Х. Детский мир : роман. М.: Моц-АРТ, 2005. — 383 с. 3000 экз. ISBN 5-902925-01-0.
  • Ибрагимов К. Х. Прямой наводкой по ангелу : [роман]. М.: Эксмо, 2008. — 379 с. — (Неизвестная война. Чечня. Ранее роман выходил под назв.: «Детский мир»). 5000 экз. ISBN 978-5-699-25309-8.
  • Детский мир : роман. — Грозный: Грозненский рабочий, 2010. — 383 с. 3000 экз. ISBN 978-5-900231-91-4.
  • Ибрагимов К. Х. Дом проблем : роман. — Грозный ; Москва: МОЦ-АРТ, 2009. — 591 с. 1000 экз. ISBN 978-5-902925-10-1.
  • Ибрагимов К. Х. Прошедшие войны : Роман. М.: ЗАО «Изд. центр „Россия молодая“», 1999. — 751 с. 3000 экз. ISBN 5-86646-116-1.
  • . — Грозный: Грозненский рабочий, 2010. — 717 с. 3000 экз. ISBN 978-5-900231-85-3.
  • Ибрагимов К. Х. Прямой наводкой по ангелу : [роман]. М.: Эксмо, 2008. — 347 с. — (Неизвестная война. Чечня). 7100 экз. ISBN 978-5-699-31408-9.
  • Ибрагимов К. Х. Романы : [в 6 т.]. М.: МОЦ-АРТ, 2008. ISBN 5-902925-03-7.
  • Ибрагимов К. Х. Седой Кавказ : Роман : Кн. 1, 2, [ч. 4]. М.: Центр реализации прогр. «Москва — Санкт-Петербург», 2001. — 607; 438 с. 3000 экз. ISBN 5-93018-024-5.
  • Ибрагимов К. Х. Седой Кавказ : [роман]. — Кн. 1. — Грозный: ФГУП «Издательско-полиграфический комплекс Грозненский рабочий», 2010. — 638 с. 3000 экз. ISBN 978-5-900231-86-0.
  • Ибрагимов К. Х. Кн. 2. — 462 с. 3000 экз. ISBN 978-5-900231-88-4.
  • Ибрагимов К. Х. Сказка Востока : (исторический роман). М.: Лада, 2007. — 634 с. 3000 экз. ISBN 978-5-98020-068-8.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads