Капелла (йолдыз)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Капе́лла (лат. Capella — «кечкенә кәҗә»; Йөкче α, Йөкче альфасы, α Aur) — Йөкче йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча алтынчы йолдыз. Бу сары зур йолдыз Җирдән 42 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Йолдыз системасы
Капелла — бу дүртле йолдыз. Системаның үзәгендә тыгыз (спектр) куш йолдыз тора. Ул ике G спектр сыйныфылы 77 һәм 78 Кояшныкы яктыртучанлыгы белән зур йолдыздан гыйбарәт. Алар бер-береннән 100 млн. км (2/3 а.б.) торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 104 көн эчендә әйләнәләр. Беренче тоныграк әгъза Капелла Aa — кызыл зур йолдыз, аның эчендә гелий януы башланган инде. Икенче яктырак әгъза Капелла Ab исә «Һерцшпрунг буш урынында» — йолдызлар эволюциясе күчү стадиясендә тора, аның эчендә водородтан гелийны термик төш синтезы беткән инде, әмма гелий януы әле башланмаган. Капелла — гамма-нурланыш чыганагы.
Бу куш йолдыз тирәсендә бер яктылык елы эчендә аның иярчене — ике кызыл кәрлә йолдыздан гыйбарәт куш йолдыз әйләнә.
Remove ads
Тарих һәм исемнәр
Йолдызның латинча исеме Capella — «кечкенә кәҗә» лат. Capra — «кәҗә» сүзеннән, чөнки гадәттә Йөкченең сул иңбашында кәҗә сурәтләнгән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевсны ашатып үстерүче кәҗә Амалтеяның чагылышы. Йолдызның гарәпчә исеме бар — Әлһайут (гарәп. العيوق әл-‘әййуқ). Аның мәгънәсе ачык түгел, бәлки ул бор. грек. αίξ аикс (грек. Αίγα аига) — «кәҗә» сузенең гарәпләштерелгән формасы. Шулай ук Әл-Ракыйб[1] һәм Әл-Гайюк әл-Сөрәйя исемнәре йөртә.
Remove ads
Моны да кара
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads